Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Виталиядан скрипкада соло

    Сәнгать мәктәбендә "Скрипунелла" скрипкачылар ансамбле катнашында Виталия Петрованың иҗат кичәсе булды. Тамашачы залга җыелган арада, без сәхнә артында яшь скрипкачы белән очрашырга булдык. Виталия скрипкада уеннарын кабатлый иде, йөзендә - дулкынлану. - Бик дулкынланам, - диде ул, - чөнки залда туганнарым, сыйныфташлар, дусларым. Тамашачылар арасында балалар китапханәсе хезмәткәре Роза Галиева...

    Сәнгать мәктәбендә "Скрипунелла" скрипкачылар ансамбле катнашында Виталия Петрованың иҗат кичәсе булды.
    Тамашачы залга җыелган арада, без сәхнә артында яшь скрипкачы белән очрашырга булдык. Виталия скрипкада уеннарын кабатлый иде, йөзендә - дулкынлану.
    - Бик дулкынланам, - диде ул, - чөнки залда туганнарым, сыйныфташлар, дусларым.
    Тамашачылар арасында балалар китапханәсе хезмәткәре Роза Галиева да бар.
    - Виталияны кечкенәдән беләм, гаиләләребезне дуслык җепләре бәйли. Яшь скрипкачыны хупларга килдем. Һәр көнне соңга кадәр концертка әзерләнде, аңа йомшак уенчык бүләк итәм, - диде ул.
    Лена Денисова һәм Вероника Углова сыйныфташларының мөһим вакыйгасын уртаклашырга килгәннәр.
    - Сыйныф җитәкчесе буларак укучым белән горурланам, - ди 1 нче гимназия педагогы Эльмира Вәлиева,- максатка омтылучан, талантлы һәм ихлас күңелле. Бүген сыйныф белән килдек.
    Скрипка сыйныфына 25 ел, кичәне үткәрү инициативасы белән аның педагогы Ольга Ушкова чыкты.
    Бу көнне Рөстәм Яхин, Масне, Бах, Шуберт, Шостакович әсәрләре, шулай ук заманча популяр көйләр яңгырады. Ольга Алексеевна үз укучысын мавыгучан, инструментны яратучы, һичшиксез талантлы кыз буларак характерлады. Ул юкка гына иҗади конкурс нәтиҗәләре буенча "Балкучы йолдыз" номинациясендә ел укучысы булмады. Таланты халыкара һәм республика конкурсларында лаеклы бәяләнде.
    Виталия белән бергә Арина Кузнецова, Есения Данилова, Румия Рызванова, "Скрипунелла" ансамбле, яшь театраллар, концертмейстр Раиса Таҗиева чыгыш ясадылар.
    - Шәкертенең талантын бар яклап күрсәтү өчен педагогка шушындый иҗади концерт оештыру идеясе килде, - дип билгеләп үтте сәнгать мәктәбе директоры Наилә Ювакаева. - Виталияның бүген катлаулы сынауны лаеклы үтүендә Ольга Алексеевнаның һәм әти-әнисе Павел Васильевич белән Татьяна Михайловнаның өлеше зур.
    Концертның йомгаклау өлешендә Евгений Доганың ансамбльгә исем биргән "Скрипунелла" әсәре башкарылды. Күп кенә катнашучыларның күзләре яшьләнде, чөнки чыгарылыш укучылары өчен бу соңгы чыгыш, алда - тату коллектив, яраткан укытучылар белән аерылышу. Әмма алар урынына башка укучылар - музыканы яратырга сәләтле һәм елдан-ел талантларын камилләштерергә омтылучы балалар киләчәк.
    Ольга Смолькова
    Автор фотосы
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: