Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Җыр фестивале

    23 майда җыр фестивале халкыбызның мәшһүр җырчысы, легендар шәхес Илһам Шакировның туган авылы - Тукай районы Яңа Бүләк авылында татар җырларын башкаручылар һәм иҗат коллективлары республика фестивале уздырылды. Анда килгән Зәй, Мөслим, Азнакай, Сарман, Тукай районнары җырчылары арасында безнең район вәкилләре дә катнашты. Халык яратып кабул итә торган сәхнә ветераннары...

    23 майда җыр фестивале халкыбызның мәшһүр җырчысы, легендар шәхес Илһам Шакировның туган авылы - Тукай районы Яңа Бүләк авылында татар җырларын башкаручылар һәм иҗат коллективлары республика фестивале уздырылды.
    Анда килгән Зәй, Мөслим, Азнакай, Сарман, Тукай районнары җырчылары арасында безнең район вәкилләре дә катнашты. Халык яратып кабул итә торган сәхнә ветераннары Анна Фәрхетдинова һәм Ясәви Садыйковлар Илһам абзый репертуарыннан икешәр җыр башкарды, тамашачы алар чыгышын алкышларга күмде. "Халык моңы - илһам" исемле фестивальдә катнашучылар җырчыга багышланган музейдагы бай экспонатлар, тупланган материаллар белән таныштылар, аның исемендәге иҗат йорты буйлап экскурсия оештырылды. Сәхнәдә чыгыш ясаучыларга "Фестивальдә катнашучы" дипломы, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тәүге мәртәбә оештырылган җыр фестивалендә И.Шакировның катнаша алмавы гына кызганыч булды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: