Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Җырлый-җырлый яшибез

    Уку елы эшчәнлеге турында отчет кысаларында С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның зур залында "Росинка" вокал төркеменең концерты булды. Өч ел дәвамында коллектив белән талантлы педагог Алия Абрамова шөгыльләнә. Алар район, республика күләмендәге конкурслар җиңүчеләре. Мәсәлән, Ариадна Исаченкова "Роза ветров",. Бөтенроссия һәм "Беренче адымнар" республика конкурсларында I дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнгән. Ксения...

    Уку елы эшчәнлеге турында отчет кысаларында С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның зур залында "Росинка" вокал төркеменең концерты булды.
    Өч ел дәвамында коллектив белән талантлы педагог Алия Абрамова шөгыльләнә. Алар район, республика күләмендәге конкурслар җиңүчеләре. Мәсәлән, Ариадна Исаченкова "Роза ветров",. Бөтенроссия һәм "Беренче адымнар" республика конкурсларында I дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнгән. Ксения Япаева "Сандугач" татар җыры, Лия Галләмова "Соловушка" район конкурслары дипломантлары. Росинкалылар репертуарын рус һәм татар авторлары җырлары тәшкил итә. Биш яшьтән 16 яшькәчә балалар кече һәм өлкән төркемдә җырларга, сәхнәдә үзләрен килешле тотарга, аралашырга, тату иҗат итәргә өйрәнәләр. Тамашачы "Каникуллар", "Туган көн", "Сау булыгыз, уенчыклар", "Бу мин", "Әниемнең әнисе" һәм башка җырларны яратып кабул итте. Солистлар Гүзәл Гатауллина, Ләйсән Сахибуллина, Лия Галләмова, Гүзәл Гатауллина, Ариадна Исаченкова, Ксения Япаева чыгышлары алкышларга күмелде.
    Мәдәният идарәсе начальнигы Павел Миронов, Гүзәл Гатауллина, Лия Галләмова, Анна Игнатьевага "Росинка" ансамблен тәмамлау турында таныклыклар, әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Аларны мәдәният сарае директоры Лилия Галиева да тәбрикләде. Лилия Федоровна шулай ук ансамбль җитәкчесе Алия Абрамовага да Рәхмәт хаты тапшырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: