Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Ышандым һәм ышанам...

    Хезмәт ветераннары хоры солисты Римма Плитманның юбилей концерты "Юность" район мәдәният йортында күпсанлы тамашачылар җыйды. Мәдәният учреж-дениесенең беренче рәтләрендә почетлы урыннарны биләгән туганнары концерт программасы белән тәүге тапкыр сәхнәгә чыгучы яраткан әниләре һәм әбиләре өчен сизелерлек дулкынландылар. Әлбәттә, Римма Ивановна да дулкынланды, ләкин аның янәшәсенә җан атып торучы ветераннар хоры,...

    Хезмәт ветераннары хоры солисты Римма Плитманның юбилей концерты "Юность" район мәдәният йортында күпсанлы тамашачылар җыйды.
    Мәдәният учреж-дениесенең беренче рәтләрендә почетлы урыннарны биләгән туганнары концерт программасы белән тәүге тапкыр сәхнәгә чыгучы яраткан әниләре һәм әбиләре өчен сизелерлек дулкынландылар.
    Әлбәттә, Римма Ивановна да дулкынланды, ләкин аның янәшәсенә җан атып торучы ветераннар хоры, Гассар исемендәге клуб шәкертләре, химия заводы һәм һөнәри училище буенча коллегалары, дуслары һәм күршеләре булды.
    "Верила, верила, верю..." исеме астында узган кичә "Чын күңелдән" кебек гадәти булмаган җылы атмосферада үтте. Иң гаҗәпләндергәне салкынча ноябрь кичендә кайдандыр килеп чыккан күбәләкнең сәхнәдә очып йөрүе булды.
    Ул җитәкләгән түгәрәккә йөргән Виктор Соловьев, Илсөяр Гобәйдуллина һәм башкалар Римма Ивановнаның Гассар исемендәге клуб директоры булып эшләгән еллары турындагы хатирәләре белән бүлештеләр. Җырчы, уникаль халыкчан тавышка ия булучы, Карпов исемендәге химия заводының 100 еллыгына яхшы концерт оештырган талантлы җитәкче, кече ватанының патриоты буларак хөрмәт казанган Р.Плитман аларның һәркайсының тормышында мөһим роль уйный.
    Римма Ивановна башкаруындагы рус халык җырларын тамашачы алкышларга күмде.
    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары П.Миронов, мәдә-ният сарае директоры Л.Галиева, ветераннар советы рәисе Л.Сорокина, Карпов исемендәге химия заводының профсоюз комитеты рәисе урынбасары Т.Митшина, хор җитәкчесе К.Галләмова һәм башкалар Римма Ивановна адресына җылы котлау сүзләре юлладылар.
    Иҗат буенча коллегалары - Гассар исемендәге мәдәният йорты коллективлары сәхнә ветераны өчен музыкаль сәлам әзерләделәр, Римма Ивановна алар өчен һәрвакыт сәхнәдә үз-үзеңне тоту һәм башкару осталыгы эталоны булыр.
    О.Смолькова
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим