Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнәбез
Шәһәрнең 1 нче мәктәбендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында методик берләшмә узды. Балаларга милли белем бирү буенча директор урынбасары Илсөяр Фәйзуллина "Татар теле, әдәбияты дәресләрендә информацион - компьютер технологияләр һәм белем арттыра торган цифрлар системасын куллану нигезендә, укучыларның иҗади белем, шәхси активлыкларын күтәреп, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү" темасына...
Шәһәрнең 1 нче мәктәбендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында методик берләшмә узды.
Балаларга милли белем бирү буенча директор урынбасары Илсөяр Фәйзуллина "Татар теле, әдәбияты дәресләрендә информацион - компьютер технологияләр һәм белем арттыра торган цифрлар системасын куллану нигезендә, укучыларның иҗади белем, шәхси активлыкларын күтәреп, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү" темасына багышланган очрашуда каралачак мәсьәләләрне билгеләде.
Катнашучыларга учреждениенең тел белгечләре Гөлнара Смирнова, Асия Кәлимуллина, Рәфилә Башарова, Алсу Кәримова, Җәүһәрия Хикмәтуллина "Әдәпле булу җиңелме?" (3 нче сыйныф), "Әни күрмәгән чакта" картинасы өстендә эшләү" (2 нче сыйныф), "Кояшның матурлыгы төсе белән, кешенең матурлыгы эше белән" (11 нче сыйныф), "Дүрт аяклы дуслар" (7 нче сыйныф), "Ел фасыллары" (2 нче сыйныф) темаларына ачык дәресләр күрсәттеләр.
Педагог Фәнисә Ибәтуллина эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәгариф идарәсе хезмәткәре Гөлшат Вәлиева, педагог Рәхилә Мәүлиева Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек турында сөйләделәр. Берләшмәнең икенче өлешендә филологлар Алсу Ганиева, Элнара Исмәгыйлова татар халкының күренекле язучысы Илдар Юзиев иҗатына багышланган кичә тәкъдим иттеләр.
Йомгаклау өлеше түгәрәк өстәл артында тәҗрибә уртаклашу, дәресләр һәм чара анализлау, фикер алышу белән тәмамланды.
-
23 апрель 2018 - 15:36Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.
-
19 апрель 2018 - 15:55Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.
-
18 апрель 2018 - 13:15Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.
-
18 апрель 2018 - 08:07Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган.
-
6 апрель 2018 - 14:03Җырларда – халкыбыз тарихы С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда халык ветераннары хорының “Минем адрес – Советлар Союзы” исемле егерменче йөзьеллыкның 70 нче елларына багышланган отчет концерты узды.
-
4 апрель 2018 - 13:46Подписка өчен фотоаппарат “Менделеевские новости”, “Менделеевск яңалыклары” әбүнәчеләре арасында чираттагы бәйге игълан итә.
-
30 март 2018 - 13:31Мин бай дәү әни! Наҗия Хаҗиеваны котлауны район башлыгы Валерий Чершинцев шундый сүзләрдән башлады.
-
21 март 2018 - 16:16Аның җырлары һәрвакыт үз тамашачысын таба Иске Гришкин мәдәният йорты директоры Виктор Япаев һөнәри бәйрәмен табигый мохиттә билгеләячәк.
-
23 апрель 2018 - 15:36Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.
Ночной режим