Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Докладлар, проектлар

    "Сәләтле балалар" программасын гамәлгә ашыру кысаларында шәһәрнең 2 нче мәктәбендә Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы, Россия тарихы елына багышланган укучылар конференциясе булды. Анда 2-11 сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, 2, 3, 4, 7 нче мәктәпләрнең фән укытучылары катнашты. Укучылар секцияләр тематикасы буенча докладлар, проектлар белән чыгыш ясадылар, тыңлаучыларны үзләренең тикшеренү эшләре нәтиҗәләре белән...

    "Сәләтле балалар" программасын гамәлгә ашыру кысаларында шәһәрнең 2 нче мәктәбендә Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы, Россия тарихы елына багышланган укучылар конференциясе булды.
    Анда 2-11 сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, 2, 3, 4, 7 нче мәктәпләрнең фән укытучылары катнашты. Укучылар секцияләр тематикасы буенча докладлар, проектлар белән чыгыш ясадылар, тыңлаучыларны үзләренең тикшеренү эшләре нәтиҗәләре белән таныштырдылар, үзләре язган шигырьләрне укып ишеттерделәр. Кайберәүләр берничә секциядә чыгыш ясады. Конференциядә катнашкан һәр бала сертификат һәм дипломнарга ия булды.
    Оештыру комитеты уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлекләре, кызыклы иҗади проектлар өчен укытучылар, укучылар, әти-әниләргә рәхмәт белдерде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: