Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Киләчәк яшьләр кулында

    "Юность" район мәдәният йортында студентлар көне узды. Вәсилә Мортазина Чараны алып баручылар Аделина Сперанская һәм Никита Гудовский ачты. Тантаналы төстә "Гаудеамус" студентлар гимны яңгырады. Җыелганнарны район башлыгы Игорь Привалов котлады: - Район кызу темплар белән үсә. Шунлыктан квалификацияле кадрлар җитмәү сизелә. Кадрлар резервын әзерләү комиссиясе төзелде. Безне аеруча озакламый вузлар...

    "Юность" район мәдәният йортында студентлар көне узды.
    Вәсилә Мортазина
    Чараны алып баручылар Аделина Сперанская һәм Никита Гудовский ачты. Тантаналы төстә "Гаудеамус" студентлар гимны яңгырады.
    Җыелганнарны район башлыгы Игорь Привалов котлады:
    - Район кызу темплар белән үсә. Шунлыктан квалификацияле кадрлар җитмәү сизелә. Кадрлар резервын әзерләү комиссиясе төзелде. Безне аеруча озакламый вузлар чыгарылышлары булачак өлкән курслар студентлары кызыксындыра. Без сезне биредә - кече ватаныбызда көтеп калабыз.
    - Менделеевск районы уникаль. Ул нефть, минераль сулар, уңдырышлы туфрак кебек табигый ресурсларга бай. Ләкин районның төп байлыгы - яшьләр. Бу бәйрәм сезнең өчен унберенче тапкыр оештырыла. Киләчәк яшьләр кулында, - дип билгеләде ТР Дәүләт Советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров.
    Предприятиеләр вәкилләре - Л.Карпов исемендәге химзавод генераль директорының кадрлар буенча урынбасары Светлана Гижирова, "Менделеевсказот" заводы баш инженеры Фоат Сингатуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәйдәр Һадиуллин кичәнең кунаклары булдылар. Алар чыгышларында сәнәгатьнең дә, авыл хуҗалыгының да яшь белгечләргә мохтаҗ булуын ассызыкладылар.
    - Безне туган шәһәребездә көтүләрен күрү куанычлы, - диде КФУның өченче курс студенты Ренат Шәйдуллин.
    - Безнең район студентлары республиканың һәм илнең төрле почмакларында укыйлар. Менделеевск районыннан булуыбыз белән горурланабыз, - дип өстәде Алсу Миңнеханова.
    "Кристалл", "Очарование", "Ля-ля-фа" ансамбльләре, брейк-данс төркеме студентларга бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Дарья Башарова, Марина Герега, Алёна Данилова, Григорий Галкин ялгыз номерлар башкардылар. Чара дискотека белән тәмамланды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: