Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Конкурентлыкка сәләтле шәхес үстерик

    Районның татар теле мөгаллимнәре берләшмәдә дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү турында сөйләшү алып бардылар. Песәй мәктәбе директоры Илнар Җиһангәрәев кунакларын каршы алып учреждение буенча экскурсия ясады. Очрашуның практик өлешендә Фирдәвес Рәхмәтуллина 7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан ачык дәрес һәм тәрбияви...

    Районның татар теле мөгаллимнәре берләшмәдә дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү турында сөйләшү алып бардылар.
    Песәй мәктәбе директоры Илнар Җиһангәрәев кунакларын каршы алып учреждение буенча экскурсия ясады.
    Очрашуның практик өлешендә Фирдәвес Рәхмәтуллина 7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан ачык дәрес һәм тәрбияви чара күрсәтте. Урта класс укучылары төрек халыкларының гореф-гадәтләрен саклаган, милли традициягә бай "Нәүрүз" бәйрәмен тәкъдим иттеләр. (укытучы Гөлфинә Ясавиева). Тел белгечләре караган эшләргә бәя бирделәр, анализ ясадылар. Район мәгариф идарәсе методисты Гөлшат Вәлиева, берләшмә җитәкчесе Минзилә Галимуллина татар теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләренә, дәүләт йомгаклау аттестациясенә укучыларны әзерләүгә тукталдылар, киләчәккә эш планы төзеделәр.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим