Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Мәктәп яңа таләпләр заманында

    Ольга Смолькова 3 нче мәктәп базасында узган "Заманча белем бирү технологияләренең шәхескә юнәлеш бирүе нигезендә укучыларның киң мәгълүматлы булуын формалаштыру" исемле семинарда республиканың җиде районыннан педагоглар катнашты. Үсеп килүче буын заманча чынбарлыкка җайлаша алсын өчен, балаларда яңа белемнәр, һөнәрләр үзләштерә, ашкынулы дөньяда ориентлаша алырлык сыйфатлар җыелмасын формалаштырырга кирәк. Директор Альберт...

    Ольга Смолькова
    3 нче мәктәп базасында узган "Заманча белем бирү технологияләренең шәхескә юнәлеш бирүе нигезендә укучыларның киң мәгълүматлы булуын формалаштыру" исемле семинарда республиканың җиде районыннан педагоглар катнашты.
    Үсеп килүче буын заманча чынбарлыкка җайлаша алсын өчен, балаларда яңа белемнәр, һөнәрләр үзләштерә, ашкынулы дөньяда ориентлаша алырлык сыйфатлар җыелмасын формалаштырырга кирәк.
    Директор Альберт Федоров билгеләп үткәнчә, мәктәп коллективы семинарны үткәрү инициаторы булган.
    - Без үзебезнең эш тәҗрибәсен күрсәтергә генә түгел, коллегаларыбыздан өйрәнергә дә телибез.
    Район мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфирә Хәертдинова семинарда катнашучыларны сәламләде.
    - Заман белән укытучыларга таләпләр дә үзгәрә. Һәм, аларга яраклашыр өчен, даими камилләшергә кирәк.
    "Яңа белем бирү стандартларына таләпләр һәм төп компетенцияләр" темасына доклад белән Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты профессоры Роза Хәйдәрова чыгыш ясады (рәсемдә).
    Семинар эше җиде фән буенча секцияләрдә дәвам итте.
    - Без Мамадыштан килдек, - ди корреспондентыбызга 2 нче лицей директоры урынбасары Гүзәл Чанышева. - Безнең лицей "Интел" белем бирү программаларының пилотлы проектын гамәлгә ашыручы республиканың биш учреждениесе исәбендә. Без үз тәҗрибәбезне уртаклашырга, шулай ук Менделеевск районы педагогларының мастер-классларын күрергә телибез.
    Мамадыш делегациясе югары категорияле укытучы Светлана Исрафилованың "Матурлыкны үзебез иҗат итәбез" дигән мастер-классында булды. Педагоглар Галина Долгова, Анна Орлова, Эльмира Овчарова, Валентина Миңнәхмәтова, Альбина Аликбарова һ.б. лар бу көнне эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
    Катнашучыларга семинар нәтиҗәләре буенча сертификатлар тапшырылды. Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Минзәлә, Менделеевск һәм башка районнардан 90 педагогның эш тәҗрибәсе форум алдыннан нәшер ителгән методик материаллар җыентыгында урын алды.
    Эмма Панфилова фотолары
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим