Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Һөнәре – икенче әни

    Без 27 сентябрьдә Тәрбиячеләр көнен билгелибез. Корреспондентыбыз Е.Габделбариева шәһәрлеләрнең фикерен белеште: алар беренче остазларын хәтерлиләрме? Евгения Лузина, бухгалтер: - Минем өчен иң яхшы тәрбияче булып Татьяна Анатольевна Бурмистрова кала. Аңа чиксез рәхмәтлемен. Ул мине дә, кызымны да тәрбияләде. Настяны балалар бакчасына алып килгәч, үземнең кечкенә чагымны искә төшердем. Таня апаны,...

    Без 27 сентябрьдә Тәрбиячеләр көнен билгелибез. Корреспондентыбыз Е.Габделбариева шәһәрлеләрнең фикерен белеште: алар беренче остазларын хәтерлиләрме?

    Евгения Лузина, бухгалтер:
    - Минем өчен иң яхшы тәрбияче булып Татьяна Анатольевна Бурмистрова кала. Аңа чиксез рәхмәтлемен. Ул мине дә, кызымны да тәрбияләде. Настяны балалар бакчасына алып килгәч, үземнең кечкенә чагымны искә төшердем. Таня апаны, мин аны шулай атый идем, кочаклыйсым, безгә биргән җылысын тоясым, серләремне сөйлисем килде.
    Людмила Орлова, технолог:
    - Миңа алты яшь чагында, безне әти ташлап китте һәм әнигә, гаиләне кайгыртыр өчен, күп эшләргә туры килде. Аның минем белән шөгыльләнергә вакыты да, көче дә калмый иде. Нәкъ шул яшемнән тәрбиячем Т.Щукина минем өчен икенче әнигә әверелде. Ул һәр иртәдә елмаеп каршылый, чәчемне үрә, өеннән алып килгән тәм-томнар белән сыйлый. Тәрбияче апам кызгана да, назлый да, җылы сүзе белән җылыта да ала иде. Тамара Николаевна белән мин үземне һәрвакыт якланган итеп тойдым.
    Лариса Миңнегалиева, 5 нче балалар бакчасында тәрбияләнгән элеккеге шәкерт:
    - Тәрбиячем Вера Федоровна Модестованы яхшы хәтерлим. Ул үз һөнәренә гашыйк педагог, таләпчән дә, шул ук вакытта игелекле дә. Һәрвакыт балалар янында, талант чаткыларын күреп ала һәм аларны сүндерми. Биредә тәрбиячемә энтузиазмы гына түгел, тормыш рәвеше, элеккеге совет чыныгуы, эшенә чын мәхәббәт тә ярдәм иткәндер. Вера Федоровна һәр баланың йөрәгенә һәм холкына ачкыч таба белде. Минем өчен ул һәрвакыт мәгарифнең классик системасын гәүдәләндерәчәк.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: