Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Приютлылар каникулда

    "Кама таңнары" социаль приютында хезмәт куючылар балаларның көзге каникулларын күңелле итү өчен барысын да эшлиләр. "Сүз - аткан ук", "Мәктәп формасы ни өчен кирәк?", "Толерантлык турында" әхлак темасына караган әңгәмәләр укучыларга уйлану, нәтиҗә ясау, фикер алышу мөмкинлеге биргән. "Күңелле стартлар" спорт өлкәсендә "иң-иң"нәрне ачыклаган. Кечкенәләр һәм яшүсмерләр экскурсияләргә йөрүне үз...

    "Кама таңнары" социаль приютында хезмәт куючылар балаларның көзге каникулларын күңелле итү өчен барысын да эшлиләр.
    "Сүз - аткан ук", "Мәктәп формасы ни өчен кирәк?", "Толерантлык турында" әхлак темасына караган әңгәмәләр укучыларга уйлану, нәтиҗә ясау, фикер алышу мөмкинлеге биргән.
    "Күңелле стартлар" спорт өлкәсендә "иң-иң"нәрне ачыклаган. Кечкенәләр һәм яшүсмерләр экскурсияләргә йөрүне үз итәләр. Алар Геройлар аллеясында, балалар китапханәсендә, кинотеатрда булганнар.
    Шәкертләр "Нептун" бассейнында һәм "Айсберг" боз сараендагы шөгыльләрне дә көтеп алалар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: