Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Сезгә рәхмәт әйтәбез

    "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган чаралар узды. Үзәк белгечләре, волонтерлар һәм социаль куркыныч тудыручы гаиләдә тәрбияләнүче балалар йортларында адреслы ярдәм күрсәтү исәбендә торган 15 сугыш ветеранын бәйрәм белән котлады. Балалар сугыш турында шигырь сөйләде һәм һәр ветеранга үз куллары белән ясалган сувенир бүләк...

    "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган чаралар узды.
    Үзәк белгечләре, волонтерлар һәм социаль куркыныч тудыручы гаиләдә тәрбияләнүче балалар йортларында адреслы ярдәм күрсәтү исәбендә торган 15 сугыш ветеранын бәйрәм белән котлады. Балалар сугыш турында шигырь сөйләде һәм һәр ветеранга үз куллары белән ясалган сувенир бүләк итте. Ихластан булган әңгәмә барышында фронтовиклар сугышчан иптәшләрен искә алдылар һәм дәхшәтле еллар хатирәләре белән бүлештеләр. Укучылар ветераннар белән очрашудан алган тәэсирләре ярдәмендә "Без сезгә рәхмәт әйтәбез!" исемле стена газетасы чыгарырга карар кылдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: