Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Сәләтле балалар – Россиянең киләчәге

    ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы тәкъдиме буенча республика конкурсларында актив катнашуы, уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Менделеевск районында беренчеләрдән булып "Крепыш" 12 нче балалар бакчасы "Сәләтле балалар - Россиянең киләчәге" энциклопедиясенә кертелде. Энциклопедиядә талантлы балалар, белем бирү учреждениеләре чыгарылышлары, танылган педагоглар, яхшы уку йортлары, мәгарифне үстерүгә йогынты күрсәтүче кешеләр -...

    ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы тәкъдиме буенча республика конкурсларында актив катнашуы, уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Менделеевск районында беренчеләрдән булып "Крепыш" 12 нче балалар бакчасы "Сәләтле балалар - Россиянең киләчәге" энциклопедиясенә кертелде.
    Энциклопедиядә талантлы балалар, белем бирү учреждениеләре чыгарылышлары, танылган педагоглар, яхшы уку йортлары, мәгарифне үстерүгә йогынты күрсәтүче кешеләр - меценатлар турында мәгълүмат туплана.
    Бакча мөдире Татьяна Газизова билгеләп үткәнчә, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова, ата-аналар, балалар бакчасы администрациясе һәм хезмәткәрләре, социаль партнер - "Кама-Сакс" предприятиесе, "Спецстрой", мәгариф идарәсе профсоюз комитеты энциклопедияне алуда финанс ярдәме күрсәттеләр.
    - Бу вакыйга коллектив өчен киләчәктә уңышлырак эшләргә стимул булачак, - диде Татьяна Вениаминовна.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: