Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Сәнгать мәктәбе осталары

    Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр белем дәрәҗәсен сынау өчен конкурсларда еш катнашырга кирәк дип саныйлар. Рәсем сәнгате бүлегенә йөрүчеләр Яр Чаллыда узган балчык уенчыклар IV республика конкурс-күргәзмәсе нәтиҗәсе буенча "Халык уенчыклары" номинациясендә җиңүгә ирештеләр. Диана Габидуллина - I дәрәҗә лауреат, Мария Костылова, Илсөяр Абделганиева икенчелекне яуладылар. Икенче сыйныф укучыларының күмәк эшләренә...

    Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр белем дәрәҗәсен сынау өчен конкурсларда еш катнашырга кирәк дип саныйлар.
    Рәсем сәнгате бүлегенә йөрүчеләр Яр Чаллыда узган балчык уенчыклар IV республика конкурс-күргәзмәсе нәтиҗәсе буенча "Халык уенчыклары" номинациясендә җиңүгә ирештеләр. Диана Габидуллина - I дәрәҗә лауреат, Мария Костылова, Илсөяр Абделганиева икенчелекне яуладылар. Икенче сыйныф укучыларының күмәк эшләренә дә югары бәя бирелде. Алар да икенче дәрәҗә лауреатлар. Призерларның тырышлыгы медальләр, дипломнар, кубок белән билгеләнде. Яшь рәссамнар белән педагог О.Фадеева шөгыльләнә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: