Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • «Татарстан – тату гаиләм»

    Шундый исемле республика конкурсында «Кама таңнары» приютында тәрбияләнүче балалар җиңү яуладылар. «Рәсем», «Әдәби әсәр», «Фотография» номинацияләрендә биштән ундүрт яшькәчә малайлар, кызлар катнашты. Руслан Хисаметдинов язган шигырь һәм Галина Дегерова төшергән фото призлы урынга чыккан. Уңышка ирешүчеләр 4 октябрьдә республика балалар китапханәсендә узачак котлау чарасына чакыру алганнар. Яшь талантларга призлар, дипломнар...

    Шундый исемле республика конкурсында «Кама таңнары» приютында тәрбияләнүче балалар җиңү яуладылар.
    «Рәсем», «Әдәби әсәр», «Фотография» номинацияләрендә биштән ундүрт яшькәчә малайлар, кызлар катнашты. Руслан Хисаметдинов язган шигырь һәм Галина Дегерова төшергән фото призлы урынга чыккан. Уңышка ирешүчеләр 4 октябрьдә республика балалар китапханәсендә узачак котлау чарасына чакыру алганнар. Яшь талантларга призлар, дипломнар тапшырылачак. Казан шәһәре буенча экскурсия дә каралган. Балаларны конкурска приют тәрбиячесе Марина Куликова әзерләгән.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: