Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Валентина Ивановна Верёвкина комсомол туган көндә юбилеен билгеләп үтте

    Педагогик хезмәт ветераны, РСФСРның атказанган укытучысы Валентина Ивановна Верёвкина комсомол туган көндә юбилеен билгеләп үтте. 1 нче мәктәпнең чыгарылыш укучысы, безнең даими хәбәрчебез Роза Баһаветдинова-Шәфыйкова мәктәп еллары, яраткан укытучысы турында яза. Безнең сыйныф 1963 елда аның беренче чыгарылышы булды. Валентина Ивановна Верёвкина минем уку елларындагы хатирәләремдә төп урынны алып тора....

    Педагогик хезмәт ветераны, РСФСРның атказанган укытучысы Валентина Ивановна Верёвкина комсомол туган көндә юбилеен билгеләп үтте. 1 нче мәктәпнең чыгарылыш укучысы, безнең даими хәбәрчебез Роза Баһаветдинова-Шәфыйкова мәктәп еллары, яраткан укытучысы турында яза.
    Безнең сыйныф 1963 елда аның беренче чыгарылышы булды. Валентина Ивановна Верёвкина минем уку елларындагы хатирәләремдә төп урынны алып тора. 1952 елда Бондюгның 1 нче урта мәктәбенә беренче сыйныфка укырга килдем. Безне беренче укытучыбыз - химия заводы директоры, әтиемнең дусты һәм көрәштәше Василий Вольновның хатыны Екатерина Леонидовна Вольнова каршы алды. Безнең сыйныф аның соңгы чыгарылышы булды. Ул безнең хәтердә һәрвакыт изге күңелле һәм мөлаем булып калды, чәчләре чаларган булганлыктан, ягымлы әбине хәтерләтте, бер вакытта да тавышын күтәрмәде. Без аңа табына идек.
    Безнең сыйныфка шунда ук бәхет елмайды. Директор урынбасары Апполинария Тимофеевна Ершова безгә ныклы игътибарын юнәлдерде. Ул икенче сыйныфтан башлап безнең белән җырлы биюләр өйрәнә иде, "Вальс цветов" һәм "Берёзка" дигәннәре бигрәк тә истә калды. Апполинария Тимофеевнаның интеллигенция токымы вәкиле булуы сизелә иде: төз гәүдәле, зифа буйлы. Өлкән яшьтә булуына карамастан, пөхтә һәм гади киенде, төрле ап-ак якалары белән аерылып торды, толымлап үрелгән чәчен баш очына ярымбоҗра итеп куя иде. Баштарак безгә ул бик усал кебек тоелды, чыннан да, аның таләпчәнлеге һәрдаим сизелә иде. Әмма ул бик гади һәм төрле яшьтәге балалар өчен рухи яктан якын иде. Репетицияләр вакытында ул чын күңелдән бии, җырлый, көлә.
    Икенче яки өченче сыйныфтан башлап, 1953-54 елларда, яшь география укытучысы Валентина Ивановна Верёвкина безнең сыйныфны чын мәгънәсендә шефлыкка алды. Күрәсең, Екатерина Леонидовнага өлкән яшьтә безнең белән дәрестән тыш шөгыльләнү авыр булгандыр, шунда Валентина Ивановна безнең белән табигатькә, Ижёвкага һәм Алабугага экскурсияләр оештыра башлады. Кокшан балалар йортында булу бигрәк тә хәтергә сеңеп калган, анда без концерт куйдык, балалар белән аралаштык. Иң мөһиме, Валентина Ивановна безне туган як буйлап җәяү йөрергә өйрәтте, рюкзаклар юк, җилкәгә үзебез ясаган котомкаларны аса идек.
    Бишенчедә укыганда ул безнең сыйныф җитәкчесе булды. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә безнең мәктәп тормышының никадәр кызыклы һәм чараларга бай булуын сөйләп бетерерлек түгел. Дәресләре үзенчәлекле һәм кызыклы үтә, аның озын күрсәткеч таяк белән катлаулы хәрәкәтләр ясавын, безнең өчен ерак илләр, диңгезләр һәм тауларны ачуын күзәтү бик ошый иде. Мәктәп бакчасында метеомәйданчык җиһазланды. Валентина Ивановна безне метеорологик будкадагы приборлар күрсәткечен карарга өйрәтте, һава торышын күзәтүгә кызыксыну уятты. Походларда коллективизм хисе тәрбияләнде, без учак ягарга һәм казанда ашау пешерергә өйрәндек, өйдән алып килгән тәм-томнар - нигездә пешкән йомырка һәм пирожкилар белән бүлештек. Татария Гидрология институтының Фәннәр академиясе биреме буенча тойма кушылдыгы - Юрашка елгасын өйрәнү буенча күпкөнлек поход аеруча хәтердә калды. Валентина Ивановнаның тикшеренү буенча программасы зур, ул безне эш планы буенча төгәл барырга өйрәтте, берничә көн эчендә без Юрашканың башлангыч алган тамагыннан койган урынына кадәр юл үттек. Мөһим эштә катнашуыбызны тойдык, шунлыктан кызыксынып елганың киңлеген һәм агым тизлеген үлчәдек, ә аннан мавыгу белән отчёт һәм альбомнар ясадык. Өлкән сыйныфларда авыл хуҗалыгы эшләрендә катнашырга туры килде, Тихоновода хәтта 2-3 атна яшәдек.
    Валентина Ивановна һәрвакыт безнең белән булды, кичләрен авыл клубына йөрүебезне дә контрольдә тотты. Богатый логтагы такталары тузып беткән, селкенеп торган иске биек янгын сүндерү каланчасына менү кебек хулиганлыкларыбыз өчен хәзер оят. Валентина Ивановнага безне бик озак акылга килергә өндәргә һәм ничек итеп аннан кире төшәргә өйрәтергә туры килде. Чын педагог буларак, ул бу очракны сыйныф сәгатендә җентекләп тикшерде, безнең белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булуына карамастан, барыбызга да эләкте. Ә мине комсорг буларак, стена газетасында язып чыктылар. Үпкәм әйтеп бетермәслек зур иде. Тормышыбызны нинди куркыныч астына куюбызны һәм яраткан укытучыбызны ничек итеп уңайсыз хәлгә калдыруыбызны еллар узгач кына аңладык. Шуның өчен очрашканда кабат-кабат гафу үтенәсе килде...
    Шунысы куанычлы, безнең Валентина Ивановна Верёвкина, талантлы педагог буларак, Менделеевскиның иң яхшы кешеләре исәбенә керә. Аның актив тормыш позициясе кызыл эзтабарларның эзләнүләрен оештыру буенча күләмле эш башкаруда һәм иң яхшы хәрби һәм хезмәт даны мәктәп музеен оештыруда ярдәм итә. Ул - зур һәм кече Ватаныбызның чын патриоты үрнәге.
    Бу көннәрдә аны яратучы һәм рәхмәтле барлык укучылары исеменнән хөрмәтле Валентина Ивановна алдында түбәнчелек белән баш иясе килә. Арабызда булуыгыз өчен рәхмәт сезгә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: