Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Әйдәгез, мәрхәмәтлерәк булыйк!

    Бала дөньяга килә, беренче тапкыр тавышын яңгырата. Бу вакытта әле ул бернәрсә аңламаса да, әни назын тоеп, ата-баба нигезендә яши башлый. Кызарып чыккан кояшка карап, күзләрен ача, өй түрендәге кошлар сайравына елаудан туктый, яңгыр яуганда йөзенә сәерсенү билгеләре чыгара. Анасы да баласының көләч, шат йөзен күреп, бишек җырын көйли, кытыршы...

    Бала дөньяга килә, беренче тапкыр тавышын яңгырата. Бу вакытта әле ул бернәрсә аңламаса да, әни назын тоеп, ата-баба нигезендә яши башлый.
    Кызарып чыккан кояшка карап, күзләрен ача, өй түрендәге кошлар сайравына елаудан туктый, яңгыр яуганда йөзенә сәерсенү билгеләре чыгара. Анасы да баласының көләч, шат йөзен күреп, бишек җырын көйли, кытыршы куллары белән сабыен назлый, чын күңелдән изге теләкләр тели.
    Мин дә кечкенәдән әни назын тоеп, аның сүзләренә колак салып үстем. Әнкәемнең: "Туган-үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны булдыра алганча ярат. Ата-бабаң нигезен онытма!" дигән сүзләре хәтеремдә бик тирәнтен уелып калган. Ничек инде шундый гүзәл табигатьле газиз туган ягыңны яратмаска мөмкин!?
    Мин авылда тудым. Сабый чагымда көмеш сулы чишмә челтерәвен дә, талларга кунып сайраган сандугач тавышын да ишеттем, йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокландым. Безнең авылның табигате искиткеч матур. Капка төбебезгә чыгу белән, үземне яшел хәтфә җәелгән җиргә баскан кебек хис итәм. Бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләр үзләре үк мине бер сихри дөньяга алып керәләр.
    Үзем яшел чирәмнән атлыйм, күзләрем тирә-якны күзәтә. Әнә якында гына бормаланып инеш ага. Җәй көннәрендә әбием белән каз-үрдәкләрне шунда куабыз. Инеш буенда өянкеләр үсә. Алар яз көне аксыл-яшел төскә керәләр, җәй башында яшел яфракларга төренеп, авылга ямь бирәләр, кичләрен кошларның матур тавышлары бөтен су буен җанландыра. Авыл башына чыгуга, сары алкаларын селкетеп, безне зифа каеннар каршы ала. Бу каеннарны кайчандыр безнең бабаларыбыз утырткан. Читкә киткән кешеләр аларны сагыналар.
    Авылның матурлыгы, гүзәллеге турында җирле шагыйрь Наил абый Тимербаев нәсер-хатирәсендә: "Еллар үткән саен, аны ничек нык яратуымны аңлый барам. Туган авылымнан еракта яшәмәсәм дә, бик сагынам мин аны. Җәйләрен кызыл җир җиләкле Чәчәчкәй чокырын, көзләрен Тәңкәле чишмәнең чикләвеккә бай булуын, кышларын Запасный урманына чаңгы шуарга баруымны, ә язларын Шахтара чокырына беренче умырзаялар җыярга килүемне сагынам мин", - дип искә ала.
    Зифа каеннардан соң киң басулар башлана. Бу басуларда игеннәр күкрәп үсә. Тук башакларга карап кемнәр генә сокланмаган, кемнәргә генә илһам килмәгән! Ирексездән җырлап җибәрәсе килә:
    Игенченең уңганлыгы,
    Игенченең хезмәт яме,
    Игенченең тырышлыгы
    Кырларыннан күренә.
    Авылдан ерак түгел урманнар бар. Алар яшеллеге, саф һавасы, җырчы кошлары белән үзенә гашыйк итә. Урманны бөтен кеше дә ярата торгандыр дип уйлыйм мин. Җәй көне урман кешеләрне үзенә тарта. Мин дә гаиләм, әби-бабаларым белән урманнарга еш барам. Әбиемнең әйткән сүзләре искә төшә: "Без кечкенә чакта Җир-анага мәрхәмәт белән карый һәм аңа табына идек. Игеннәр буын сикерткәндә, печән өлгергәндә, болын чәчәкләре бөреләнеп, җиләк пешкәндә, Җир-ананың уяу көннәре була. Дөньяга тереклек туганда урманда агач кисмиләр, болынга кереп үлән таптамыйлар, елгада балык тотмыйлар иде".
    Табигатьтә барлык тереклек ияләре, урман-болыннар да бер-берсе белән бәйләнештә бит. Сазлык-әрәмәлекләр, күлләр, таулар - болар барысы да безне чолгап алган мохит белән бергә яшәешебезне тәэмин итә. Шуларның берсен генә юк итү дә экологик чылбырның өзелүенә китерә.
    Табигатьнең бөеклеге, илаһилыгы алдында баш ияргә, аны сакларга кирәк. Дусларым! Әйдәгез әле, табигатькә карата бераз мәрхәмәтлерәк булыйк! Аны саклап калу өчен көчебезне кызганмыйк! Табигать һәм бөтен галәм киңлеген саклап калу - безнең бурыч.
    Бар халыклар!
    Барлык теләк-гадәтләрне
    Буйсындырып бары акылга,
    Кул бирегез бер-берегезгә
    Җир хакына, яшәү хакына!
    Аяз Әхмәтгәрәев,
    Песәй мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим