Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Авыл көне үзенчәлекле

Җәй уртасында удмуртлар “Гырон быдтон” милли бәйрәмен каршы алалар. Яңабирде авылында матур табигать кочагына Авыл көнендә катнашучылар һәм кунаклар җыелды.

Рәсмиләштерүдә милли бизәк, агачтан декорация, фольклор чыгышлар, сәүдә, удмурт ризыклары – болар барысы да удмурт халкы, аларның традицияләре һәм йолалары белән якынннан танышу мөмкинлеген бирде.

Авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән район башлыгы Валерий Чершинцев котлады, сәламәтлек, оптимизм һәм күгебезнең аяз булуын теләде. Катнашучыларга рәхмәт сүзләре белән җирлек башлыгы Евгений Никифоров мөрәҗәгать итте.

Чара күргәзмә зонасы белән танышудан башланды, аннан соң гармунда күңелле удмурт җырлары көенә майданнан делегацияләр уздылар.

Виктор Никифоров бәйрәм турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.

– Мин милләтем буенча удмурт һәм үз халкымны яратам. Без һәрвакыт массакүләм күңел ачуларда катнашабыз, чаралар һәм бәйрәмнәр минем өчен күңел ачу гына түгел, эшем дә, ул минем яшәү рәвеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев