Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Безнең байлык – халыклар дуслыгы

Районда эш визиты белән Россия халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары Назиржон Абдуганиев булды.

Менделеевск һәм Удмуртия чигендә мәртәбәле кунакны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова, Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова, милли мәдәни автоном җитәкчеләре каршы алдылар.

Беренче тукталыш Монаш авылы булды. Делегация шулай ук Илнәттә, Иске Гришкинда һәм Татар Чаллысы авылларында булды. Удмуртлар, марилар, керәшеннәр, руслар, чувашлар үз халыкларының гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен тәкъдим иттеләр.

Назиржон Абдуганиев Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында төрле милләтләрнең традицияләрен һәм йолаларын саклау зур әһәмияткә ия булуын билгеләде. Бу гамәлләр дуслык һәм туганлык җепләрен ныгыта, көч һәм егәрлек бирә, патриотлык хисләрен формалаштырырга, төрле яклап белемле шәхес үстерергә ярдәм итә.

А. Мөхәмәтханова һәм Геннадий Мальгин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X