Биш тел белү чик түгел
Моның шулай икәнлеген районда яшәүчеләрнең күпчелеге дәлилли
Барлык заманнарда да туган тел үзенчәлекле көчкә ия булган, чөнки ул безгә ана сөте, әбиләрнең изге әкиятләре белән иңгән. Ә хәзер нәрсә үзгәргән соң?
Пыяланный – димәк стеклянный
Безнең республикада яшәүчеләр күпчелек рус телендә аралаша, бу татарларга да, мариларга да, удмуртларга да, башка милләт вәкилләренә дә кагыла. Димәк инде балалар да руслашып үсә. Әлегә искәрмә булып яшь буынга үз теле чит булмаган милли торак пунктлар кала. Бу мәкаләнең авторы татар мәктәбендә укыды, барлык фәннәр дә – химия, физика, география, башлангыч хәрби әзерлек, математика, геометрия, туган телебездә алып барылды. Югары уку йортына физикадан имтихан тапшыручы абитуриентны күз алдына китерегез инде: аңа поршеньның эш принципын аңлатырга кирәк, ә ул андый сүзне гомумән белми. Әмма институтта бер ел укыганнан соң кичәге мәктәп чыгарылышы инде рус студентына әверелә.
Без гаиләбездә бары тик татарча сөйләшәбез. Олы кызыбыз балалар бакчасына барганчы – 2,5 яшькә кадәр, рус сүзләрен кулланмады. Мәктәпкәчә учреждениедә ул телне тиз үзләштерде, әмма ана теле аның өчен якын булды һәм шулай булып кала да. Хәзер ул Кытайда яши, русча, татарча, кытайча һәм инглизчә камил сөйләшә. Кечесен бакчага 1,2 яшьтә үк бирдек. Нәтиҗәсе аяныч – ул бик иртә «руслашты». Безнең тырышып ана телендә сөйләшүләребез нәтиҗә бирмәде: кызыбыз барысын да аңлый һәм ризалашып башын кага яисә үзенчәлекле сүзләр әйтеп куя, мисал өчен – «пыяланный.
Райондагы бердәнбер грек татарча сөйләшә
Һәм алай гына да түгел. Монаш җирлеге башлыгы Ростислав Иосифов – тумышы буенча грек, төрек, әзербайҗан, грузин телләрендә аралаша ала, русча һәм татарчаны камил белә.
– Безнең җирлектә төрле милләт вәкилләре яши, шул исәптән марилар һәм удмуртлар да, – ди Ростислав Феофанович. – Хәзер мин аларның телләрен өйрәнәм. Әлбәттә, вәкаләтләрем өлкән яшьтәге мари апасы яки удмурт абыйсы белән русча сөйләшергә дә мөмкинлек бирә, алар мине җавапсыз калдырмаслар. Ләкин әңгәмәне аларның туган телендә алып барсам, ветераннарга икеләтә күңелле булачак.
Татарчаны «Җиңел форматта» өйрәнәбез
Күптән түгел «Юность» район мәдәният йортының яшь, креатив һәм инициативалы директоры Миләүшә Канипова татар яшьләре җәмгыяте оештырды. «Җиңел форматта» проекты тиз арада популярлык казанды. Җәмгыятьтә инде утыздан артык менделеевлы, алар татар телен тирәнтен өйрәнергә, чаралар үткәрергә, хәтта спектакльләр куярга телиләр. Очрашуларның берсендә пьеса сайланды, хәзер рольләрне бүлү һәм ятлау бара. Озакламый тамашачы премьераны хозур кыла алачак. Әйтергә кирәк, җәмгыять оештырылганчы аның әгъзаларының күбесе татарча начар сөйләшә иде.
– «Җиңел форматта» безнең өчен телне камилләштерү өчен стимул булды, – диде Алсу Ханбикова. – Яшермим, сөйләм телем шомартуга мохтаҗ, мин шуңа омтылачакмын, үземне спектальдә дә сынап карыйсым килә.
Мәдәният һәм мәгариф милли сәясәт дулкынында
Районның мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре милли сәясәт проектларын һәрвакыт хупладылар һәм хуплыйлар. Туган телләр елы чаралар спектрын киңәйтте генә.
– Еллык план әзерләдек, – ди Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова. – Яңа идеяләр күп булачак. Мисал өчен, фольклор дәресләргә старт бирелде, июльдә беренче «ПлатОК» этнофестивале узачак. «Рождественская ярмарка», «Семык», «Гырон быдтон», Сабантуй, Питрау, Троица һәм «Керәшен гүзәле» традиционга әверелде.
Халык иҗаты фестивале кысаларында районда милли мәдәниятләр концертлары узды, аларда осталыкларын татарлар, руслар, марилар, удмуртлар һәм керәшеннәр күрсәтте.
Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова билгеләвенчә, районда яшәүче азсанлы милләтләр дә игътибадан читтә калмаячак. Шуның дәлиле буларак күптән түгел Татар Чаллысы авылында беренче чуваш фестиваль-бәйгесе узды.
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында да чаралар планы расланган.
– Шушы көннәрдә Татарстанның барлык балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында «Халыклар күп, республикабыз бер генә» онлайн-бәйге оештырдык, – дип бүлеште 11 нче мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе мөдире Людмила Будник. – Анда меңнән артык бала катнашты.
– Бездә нәфис сүз осталары бәйгесе узды, – дип өстәде 12 нче бакча мөдире Татьяна Газизова. – 30 малай һәм кыз татар телен камил белүләрен исбатладылар.
1 нче мәктәп «Татар моңы» бәйгсендә иң яхшы башкаручыларны ачыклады. Җиңүчеләр биш төрле номинациядә билгеләнде: белем алу татар телендә алып барылган мәктәпләр, рус телле мәктәпләр арасында вокал белән шөгыльләнмәүчеләр, рус телле мәктәпләр арасында вокал белән шөгыльләнүчеләр, төркем белән җырлау, укытучылар.
Туган тел – халыкның холкы, хәтере, тарихы һәм рухи көче. Анда гореф-гадәтләр, традицияләр, көнкүреш, акыл, тәҗрибә һәм матурлык чагылыш таба. Шуңа күрә туган телләрне саклау һәм яшь буынга күчерү буенча эш тематик ел дәвамында гына түгел, даими алып ббарылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев