Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

«Бөрешле чишмәләре» Уткин укуларының беренче район конкурс-фестивале булды

Якташ шагыйребез Егор Уткинның туган көненә багышлап «Бөрешле чишмәләре» Уткин укуларының беренче район конкурс-фестивале узды.

Аны Бөрешле авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үткәрде. Бу турыда муниципалитет сайты яза.

«Бөрешле чишмәләре» Уткин укуларының шигърият кичәсен үткәрү 1992 елда традициягә керде. Аны Егор Васильевичның улы Игорь үткәрде.

Җыелганнар өчен «Керәшен җорты» туган якны өйрәнү музеена экскурсия, "Ак чишмә«гә бару һәм һәйкәл янында булу оештырылды. Конкурс- фестиваль барышында кунакларны һәм авыл халкын әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, районның керәшен коллективлары һәм конкурсантлар-нәфис сүз осталары чыгыш ясадылар. Егор Уткинның төрле теманы яктырткан шигырьләре укылды. Конкурста Бөрешле һәм Сәйтәк авылларының нәфис сүз осталары катнашты: Артем Садовников, Петр Попов, Карина Ашурова, Юлия Петрова, Зарина Әхмәдуллина, Ясминур Гыйзәтуллина, Анастасия Белова. «Карендәшләр» керәшен җырлары ансамбле һәм Надежда Дмитриевна башкаруында җырлар, «Чишмәкәйләр» балалар керәшен ансабле биюләре бәйрәмнең бизәге булды.

Фото муниципалитет архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X