Бюджет учреждениеләре һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләр вәкилләре XX район халык иҗаты фестивалендә катнаштылар
С.Гассар исемендәге Мәдәният сарае сәхнәсендә өч сәгать дәвамында «Карповчы», «Альфа», «Бондюжский», «Химик», «Поселок» ТИСлары һәм бюджет оешмаларының үзешчән артистлары чыгыш ясады.
Чыгыш ясаучылар арасында район Советы һәм башкарма комитет вәкилләре, Россия УФСИН ТР буенча 10 нчы холык төзәтү колониясе федераль казначылык учреждениесенең ир-атлар һәм хатын-кызлар коллективлары, «Кама таңнары» приюты, «Айсберг» боз сарае, Россия пенсионерлар Союзы, «Менделеевские новости» газетасы редакциясе вәкилләре дә бар иде.
Фестивальгә барлыгы 35 иҗат номеры сайланды. Моңлы җырлар, кабатланмаслык тавышлар, очкынлы биюләр, зәвыклы сәхнә киемнәре – традицион фестиваль боларның барысын да бергә туплады.
Үзләренең вокал осталыклары, музыкаль уен коралларында уйнаулары, биюләре, юмористик сәхнә куелышлары белән үзешчән артистлар коллективлары тамашачыны һәм жюри әгъзаларын әсир иттеләр, менделеевлыларга халыкларның ихласлылыгын, бердәмлеген һәм бергәлеген искә төшерделәр.
Ахырда район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева артистларга рәхмәт белдерде һәм фестивальнең елдан-ел колачлырак һәм яхшырак үткәрелүен, чыгышларның шәһәр һәм район тарихын чагылдыруын һәм патриотлык хисләре белән сугарылуын белдерде, һәркемгә киләчәктә иҗат уңышлары, ныклы сәламәтлек теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев