Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды

Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.

Кичә дәвамында кызыл җеп булып туган телләр, милли бәйрәмнәр, фольклор, татар халкының тормыш-көнкүреше чагылдырылды.

– Үзегезнең программагызны сез «Милли мәдәният журналы битләре буйлап» дип атагансыз, – диде үз чыгышында район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, – гадәттә титул битендә бастыручылар һәм бәясе языла. Нәшриятчылар – бу сез, һәр номерга күңелегезне салучы хөрмәтле артистлар. Бәягә килгәндә – концерт бәһасез, ул – үз халкыңа һәм аның традицияләренә мәхәббәт билгесе.

Керәшеннәр чыгыш ясаганнан соң, ул икенче атнага планлаштырылган, фестивальнең эстафета таягы шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре коллективларына тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев