Дуслар әйләнәсендә Тихон көне
Тихон көне авыл халкын һәм кунакларны, район иҗат делегацияләрен Тихоново җирлегендә җыйды.
Традиция буенча бәйрәм 29 июньдә – Тихон көнендә билгеләнә. Дата белән авыл исеме генә түгел, җирле Тихон Амафутинский чиркәве дә бәйле. Гыйбадәтханә район җитәкчелеге яклавында һәм торак пунктта яшәүчеләрнең актив ярдәме белән Виктор атакай инициативасы буенча торгызылды.
Бәйрәм кунагы район башлыгы Валерий Чершинцев җыелганнарны Авыл көне белән котлады, җирле кул әйберләре осталары ярминкәсен карады, анда халык осталары экспонатлары белән танышты.
Раиса Коренёк кечкенә ыргак ярдәмендә бәйләү белән мавыга, шигырьләр яза. Күптән түгел шигъри җыентыгын чыгарган. Ул Валерий Сергеевичка бер китабын имзалады. Александр Михайлов печән әзерләү сезонына әзер: кул чалгысын үткерләп куйган инде.
– Күбесе печәнне техника ярдәмендә әзерли, – дип сөйли ул, – ләкин кул чалгысы белән чабуга җитми, үлән тирә-юньгә хуш исен аңкытып тип-тигез булып җиргә ята. Ул шунда ук мастер-класс та күрсәтә.
Балалар өчен хәйрия акциясен “Наско” иминият компаниясе хезмәткәрләре күрсәтте. “Призларны күзләрне бәйләгән килеш кис” уены күпләрне үз янына җыйды.
Иҗат коллективлары концерты, авылның актив кешеләрен бүләкләү, халык уеннары, һәм балалар өчен күңел ачулар чараның бизәге булды.
– Без гаиләбез белән Алабугадан килдек, – ди Оксана Потанина. – Тихоново тормыш иптәшем Александр Юрьевичның ватаны. Игезәк кызларыбыз Дарья һәм Надежда җыр башкардылар. Аларның әтиләре туган авылның тарихын, үзләренең тамырларын белүләре, андагы уңай атмосфераны тоюлары мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев