Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Гаиләдә милли гореф-гадәтләрне торгызу

С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда «Этноилһам» проекты кысаларында чара узды.

Әлеге проектны Татарстан халыкларының Менделеевск яшьләре Ассамблеясы оештырды.

Очрашу берничә форматта булды һәм ул район кызларын һәм әниләрне җәлеп итте. Барысы да Айгөл Габизинова белән латинамерикалы мотив астында фитнес элементлары кертелгән күнегүләрдән башланды.

Күбесе балалары белән бергәләп кушылдылар, чөнки күнегүләр әни һәм баланы да исәпкә алып сайланды.

Аннан соң «Сәламәт кофе-брейк» булды, аның барышында МАНТ җитәкчесе Миләүшә Гыйзәтуллина гаиләдә милли кыйммәтләрнең мөһимлеге турында интерактив үткәрде. Катнашучыларга уеннарда катнашырга тәкъдим ителде, алар анда гаилә кыйммәтләренең мәгънәсен ачарга тиеш булдылар – мәхәббәт, ышаныч, хөрмәт һәм башкалар, «Халык традицияләрен сакларга кирәкме?», «Сезнең гаиләдә нинди гореф-гадәтләр сакланды?» кебек сорауларга җавап бирергә кирәк иде.

Татар гаиләләрендә беленнәр белән каршылаучы Корбан бәйрәме иң мөһимнәрдән булуы ачыкланды. Шулай ук 1 майда үткәрелүче “Карга боткасы”. Ул көнне балалар өйләргә кереп бизәлгән йомырка җыялар. Тавыш бирү буенча уенга нәтиҗә ясалды. Икенче урын өчен призлар Алсу Галимуллина һәм Илдария Вәлиевага бирелде, иң күп тавыш җыю белән беренче урынны Фәнисә Нургалиева яулады. Аларның барысы да төгәл, эчтәлекле һәм кызыклы җаваплар бирделәр.

Ахырда М.Гыйзәтуллина проектны яклаучыларга рәхмәт белдерде.

«Этноилһам» – районның интернациональ яшьләрен тәрбияләүгә, аларның иҗади потенциалларын гамәлгә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев