Гореф-гадәтләр законнан көчлерәк
Менделеевлылар удмурт җирендә чираттагы тапкыр Сабантуй оештырып, можгалыларны сокландырдылар. Менә инде берничә ел дәвамында безнең район әлеге шәһәрдә татар бәйрәмен үткәрүдә ярдәм күрсәтә. Үзәк стадионда тантана күпсанлы тамашачыны һәм кунакларны җыйды.
Чыганаклар
– Әни – Тукай, әти Кукмара районыннан. Алар Пермьдә танышканнар, – ди Можгада яшәүче Әлфия. – Милли традицияләрне хөрмәт итәм, чөнки бу үткән, бүгенге һәм киләчәк буыннарның элемтәсе. Сабантуйда катнашырга чакыргач, бик теләп риза булдым. Бу татар мохитендә булырга менә дигән мөмкинлек.
Ханымның өч баласы, оныклары бар. Кече кызы һәм оныгы “Кояш нурлары” ансамбленә йөриләр. Традицияләрне онытмыйлар.
– Җырлыйлар, бииләр, иң мөһиме – татар телендә сөйләшәләр, – дип билгели Әлфия. –Удмуртиядә яшәп үз тамырларыңны онытмау безнең өчен мөһим.
Милли колорит
Сабантуй – үзенчәлекле бәйрәм, еллар узса да, аның асылы үзгәрми, төп традицияләре саклана. Җырлар, биюләр, халык уеннары, милли көрәш – Можга бәйрәмендә болар барысы да булды.
Катнашучыларны район башлыгы Валерий Чершинцев, Можга башлыгы вазифасын башкаручы Мансур Насретдинов сәламләделәр. Валерий Сергеевич хуҗаларга түбәтәйләр тапшырды.
Бәйрәмне Менделеевскиның яшь артистлары хореографик композициясе башлады.
– Менә дигән пролог, – дип билгели Можгада яшәүче Альбина Сафина. – Шундый сәләтле балалар, болай оста бию өчен аларга хәрәкәтләрне күп мәртәбә кабатларга туры килгәндер. Чыгышларын каравы да күңелле. Татар халкы белән горурланам. Менделеевлыларга шундый бүләк әзерләүләре өчен рәхмәт.
Традицияләр
Стадионның бер ягында илебездә яшәүче төрле милләт халыкларының җырлары һәм биюләре җәелдерелсә, икенчесендә спорт уеннары башланды – билбау белән көрәш тамашачыны төп мәйданга җыйды.
– Әти-әниләр сөйләвенчә, элек-электән милли көрәштә иң көчлеләр катнашкан. Бу традиция саклана,– дип сөйли Адель Мифтахов.
Җиңүчеләрне төрле авырлык категорияләрендә билгеләделәр. Иң яхшыларга акчалата сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды, иң көчлеләргә – бәрәннәр. Безнең район тәкәсен Артём Алексеев алды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 апрель 2021 - 16:01Цветаевский пирогы рецепты Пирогка ни өчен андый исем бирелүе турында төгәл мәгълүмат юк. Әмма аның сеңелләре — Марина һәм Анастасия Цветаевалар ХХ гасыр башында алма пирогы пешергән һәм кунакларны сыйлаган дигән имеш-мимеш бар.3100
-
14 апрель 2021 - 14:50Җиңү бәйрәмен чиста шәһәрдә каршылыйк Районда 14 апрельдә санитар-экологик ике айлык башланды.3700
-
14 апрель 2021 - 14:492 нче мәктәп эшчәнлеге Директор Михаил Яковлев сүзләренчә, хәзерге вакытта мәктәптә 210 укучы белем ала.3700
-
14 апрель 2021 - 14:48Чиратагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды Узган шимбәдә «Юность» район мәдәният йорты мәйданында иртә белән сәүдә рәтләре җәелдерелде.4600
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.8300
-
12 апрель 2021 - 16:29Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева коронавирустан прививка ясатты Бүген район халкының 46сы вакцина ясатты, шул исәптә Ләйсән Камилевна.7700
-
12 апрель 2021 - 15:34Күренекле галим Альта Мәхмүтова вафат Галимә туган авылы Менделеев районы Бәзәкә авылында җирләнде.10000
-
12 апрель 2021 - 15:33Камайда яшәүче Миннеасия Тимершина 90 яшен билгеләде Хезмәт һәм сәүдә ветераны берүзе генә яши.8300
-
14 апрель 2021 - 15:58Менделеевскида «Безнең ишегалды» программасы турында сөйләшү һәм фикер алышу буенча җыеннар башландыХимиклар урамының 2 йорты янында балалар мәйданчыклары барлыкка киләчәк.4000
-
12 апрель 2021 - 16:31МЧС Менделеевскидагы дача участокларын су басу турында хәбәр иттеКаенлык янындагы бакча ширкәте су басу зонасында калды.7900
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.17700
-
8 апрель 2021 - 13:05Авыл хуҗалыгы техникасы чәчүгә әзерме? Махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының хуҗалыкларда язгы чәчүгә әзерлек торышын тикшерде.13400
-
8 апрель 2021 - 15:39Мини-футбол буенча Беренчелек узды 5-7 апрель көннәрендә «Батыр» спорт мәктәбендә гомумбелем мәктәпләре укучылары-егетләр командалары арасында мини-футбол буенча Беренчелек узды.13300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика