Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Керәшен авылларында чибәркәйләр бар ул ...

Алар акыллылар, сәләтлеләр һәм креативлар. Нәкъ менә шундый алты гүзәл кыз Мәдәният идарәсе һәм Халыклар дуслыгы йорты эгидасында Сәйтәк клубында узган “Керәшен чибәре” I район бәйгесендә төп титул өчен көрәштеләр. Аны клуб директоры Ясминур Гыйзәтуллина оештырды.

Бәйге идеясе турында

– Проект буш урында барлыкка килмәде, – дип сөйли ул. – Ел саен Питрау республика бәйрәмендә керәшен чибәрен сайлыйлар, анда Татарстанның төрле районнарыннан вәкилләр катнаша. Безнең керәшен авылларында сәләтле кызлар аз яшәми, алар Менделеевскины лаеклы тәкъдим итә ала. Соңрак бу турыда карар расланды, шунысы куанычлы, район газеталары төп мәгълүмати партнёр булды. Бу эшне күпкә җиңеләйтте, гаризалар алу планында да, бәйге турында анонслауда да. Шулай ук районда яшәүчеләр катнашучылар өчен тавыш бирделәр.

Әзерлек этабы

Алты керәшен чибәре Кристина Ларина, Екатерина Белова, Аида Соловьёва, Виктория Петрова, Альбина Андреева һәм Олеся Михеева ике ай дәвамында үз халыкларының тарихын, таридицияләрен һәм йолаларын өйрәнделәр, мастер-классларга йөрделәр, хореография һәм вокал дәресләре алдылар. Алар Сәйтәк клубы каршындагы “Керәшен җорты” һәм туган якны өйрәнү музейларында, Халыклар дуслыгы йортында булдылар.

Дулкынландыргыч көн

Һәм менә конкурсантлар өчен “икс” көне җитте. Жюри хөкеменә һәм тамашачы алдына беренче чыгу барысын да позитивка көйләде. Чөнки кызлар тәүге минутлардан ук җыелганнарны матур керәшен биюен башкарып хәйран калдырдылар. Алар үзләре турында сөйләделәр, милли ризыклар тәкъдир иттеләр, иҗат номерлары белән чыгыш ясадылар. Читтән торып узган интеллектуаль турда керәшен халкы тарихы, традицияләр һәм йолалар турында белемнәрен күрсәттеләр.

Һәр кызның тормышы вакыйгаларга бай. Мисал өчен, Сәйтәктән Кристина Ларина бәйге көнендә Яр Чаллы мәдәният һәм сәнгать көллиятенә керү имтиханын бирде һәм беренче лаеклы “бишлесен” алды. Талантын күрсәтеп Кристина аккордеонда керәшен көйләрен оста башкарды. Бу көнне Тогайдан Екатерина Белова Алабугада шундый ук уку бинасын тәмамлап дипломлы белгеч булды.

Бәйгене тамашачы белән интерактивлар, Валерий Манкушев, Виктор Япаев, Мария Павлова, ТРның атказанган артисты Диләрә Мироваева башкарган очкынлы биюләр һәм җырлар тулыландырды. Диләрә ханым җиңүче Олеся Михеевага “Керәшен чибәре” тасмасын тапшырды. Кристина Ларина, Екатерина Белова, Аида Соловьёва, Виктория Петрова, Альбина Андреева төрле номинацияләрдә Мәдәният идарәсе дипломнары алдылар. Катнашучыларның һәрберсенә бәйге партнёрларыннан сертификатлар, бүләкләр тапшырылды. mendeleevskyi.ru сайтында тавыш бирү йомгаклары буенча тамашачы симпатиясе призына О.Михеева лаек булды. Олеся шулай ук республика бәйгесендә Менделеевск районын тәкъдим итәчәк.

Фикерләр

Диләрә Мироваева, ТРның атказанган артисткасы, жюри рәисе:

– Бирегә килгәндә, бәйгене оештыру дәрәҗәсе турында икеләнүләр булды. Ләкин беренче минутлардан ук чараның җылы, дустанә атмосферасын тою белән алар юкка чыкты. Кызлар искиткеч! Сәхнәдә үзләрен иркен тоттылар, номерлар яхшы уйланылган, халкыбыз йолаларын тулысы белән ачтылар, милли киемнәрнең матурлыгын күрсәтә алдылар.

Валентина Мамакова, районда керәшен милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе:

– Беренче коймак төерле булмады. Һәрбер чибәркәй хөрмәт һәм мактауга лаек. Бәйге ел саен оештырылыр һәм анда һәрвакыт яңа исемнәр ачылыр дип уйлыйм.

Олеся Михеева, җиңүче:

– Минем өчен “визитка” иң катлаулы тур булды. Җентекле әзерләнсәм дә, сәхнәгә чыккач, дулкынландым. Соңрак үземне кулга алдым, курку югалды, аның урынына эйфория килде. Безнең һәрберебез үзебез өчен чыгыш ясадык, шул ук вакытта бердәм командада эшләдек. Бер-беребез өчен җан аттык, борчылдык. Дуслыгыбыз алга таба дәвам итәчәк.

Регина Шакирова, тамашачы:

– Олеся Михееваның яклау төркемендә булдым. Бәйгедән уңай позитиив һәм яхшы хис-тойгылар алдым. Оештыручыларга һәм катнашучыларга шундый матурлык һәм талантлар бәйгесе өчен зур рәхмәт.

Матурлык наркотикларга каршы

Сәйтәкнең балалар хәрәкәте активистлары чарага үз өлешләрен керттеләр. Алар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы плакат ясадылар һәм анда авыл халкының һәм кунакларның имзаларын җыйдылар.

– Әлеге акция белән без наркотиклар куллануга, аларның законсыз әйләнешенә каршы булуыбызны белдерәбез, – диләр алар.

Плакат санаулы минут эчендә проектка битараф булмаганнарның култамгалары белән тулды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев