Керәшен чибәрләренең йолдызлы сәгате
«Керәшен чибәре» II район бәйгесендә бу юлы биш кыз көч сынашты.
Чара Сәйтәк клубына Иске Гришкин, Монай, Мендлеевск һәм Алабугадан яшь талантларны хуплау төркемнәрен җыйды, ТРның атказанган артистлары Диләрә һәм Мироваевлар кунаклар булдылар.
– Бәйге Мәдәният идарәсе һәм Халыклар дуслыгы йорты эгидасында “Менделеевские новости”ның мәгълүмати яклавы белән үткәрелә, – диде оештыручы һәм идея илһамчысы Ясминур Гыйзәтуллина. – “МН” коллективына аерым рәхмәт сүзләре адреслыйм – проектның рейтингын күтәрдегез, сезнең интернет-мәйданчыкта тамашачы симпатиясе призы өчен актив тавыш бирү барды.
Шунысын да билгелик, иң күп тавышны Лия Харитонова җыйды, ул редакциядән махсус приз алды.
Яна Шалаумова, Ангелина Сидорова, Сафина Петрова, Лия Харитонова һәм Ксения Александрова үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәттеләр: алар туган телләрендә камил сөйләшәләр, керәшен халкының традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен, милли ашларын беләләр, искиткеч җырлыйлар һәм бииләр.
– Бүген оттыручылар юк, сез булдырдыгыз, – дип конкурсантларга мөрәҗәгать итте Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова. – Проектта катнашу уңай тәэсирләр генә калдырган, дөьяны күзаллавыгызны үзгәрткәндер дип уйлыйм.
Бу чыннан да шулай. Чөнки кызлар бер ай дәвамында музейда, редакциядә мастер-классларда булдылар, районның уңышлы хатын-кызлары белән очраштылар, вокал, хореография дәресләре алдылар.
– Бәйгегә чакыру килгәч, графигыма төзәтмәләр керттем һәм чакыруны рәхәтләнеп кабул иттем, – дип бүлеште жюри рәисе Диләрә Мироваева, һәм мин биредә әтием Владимир Алексеевич белән. Яшь катнашучылар белән горурланабыз – алар югарылыкта булдылар.
Кызларның һәркайсы номинацияләр буенча бүләкләнде. Яна Шалаумова стала “Йолдызлы кыз” булды, Сафина Петровага “Нәзәкатьле” титулы бирелде, Лия Харитоновага – “Иң сылу”, Ангелина Сидорова “Тырыш” дип табылды, Ксения Александрова – “Моңлы сандугач”. Җиңүчеләр дип Яна Шалаумова һәм Ксения Александрова билгеләнделәр – нәкъ менә аларга “Керәшен чибәре” тасмаларын кидерделәр. Барлык катнашучылар да дипломнар, партнерлардан бүләкләр алдылар.
– Бәйге турында белгәч, көчемне сынап карарга булдым, – диде Яна. – Проект минем алда яңа мөмкинлекләр ачты, үземә булган ышанычны арттырды, бирелә мин яңа дуслар таптым.
Кичәне Диләрә һәм Владимир Мироваевлар, Мария һәм Виктор Япаевлар чыгышы, тамашачы белән интерактив бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев