Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

«Халыклар төрле – республика бер»

11 нче “Балачак планетасы” балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге кызлар һәм малайлар арасында шундый исемдә милли мәдәниятләр республика бәйгесе узды.

Анда Казан, Чистай, Әлмәт, Мамадыш, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Йошкар-Ола шәһәрләреннән, Кукмара, Грах һәм Менделеевск районнарыннан 25 бала катнашты.

Традицияләрне белергә
Конкурсантларны һәм залдагыларны мәктәпкәчә учреждение мөдире Людмила Будник сәламләде. Людмила Ивановна кече яшьтән яшь буында төрле милләт халыкларына карата уңай мөнәсәбәт булдыру, аларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолаларына хөрмәт тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады.

Һәркем үзенчә талантлы
Бәйгедә катнашучы унбер кыз һәм малай – сигез милләт вәкиле, әниләре белән бергә «Үзем турында кыскача» визит карточкасы, «Мин үземчә талантлы», «Дефиле», «Кулинар этюдлар» биремнәрендә сыналдылар.

Жюри әгъзалары Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова, Мәгариф идарәсе методисты Эльвера Минеголова, ТР марилар милли автономиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Геннадий Мальгин мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең әзерлек дәрәҗәсен, ана телен камил белүләрен, милли киемнәренең зәвыклыгын, музыкаль яктан сәләтләрен бәяләделәр.

Биремнәрне үтәү барышында бакчада тәрбияләнүчеләр видеоязмалар аша, тамашачы һәм жюри алдында чыгыш ясап үзләре һәм гаиләләре белән таныштырдылар. Шулай ук җыр, бию, шигырь һәм мәзәкләр, сәхнәләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр, уен коралларында уйнадылар, мөстәкыйль рәвештә милли костюмнар күрсәттеләр, ризыклар тәкъдир иткәндә оригинальлек һәм эстетик бизәлешне күрсәтергә омтылдылар.

Алкышлыйбыз!
Чара ахырында җиңүчеләр билгеләнде. Менделеевскидан Элина Камашева (11 нче балалар бакчасы) һәм Тимур Раджабов (6 нчы “Алёнушка) Гран-прига лаек булдылар. Алабугадан Лилиана Мөхәмәтҗанова (34 нче бакча), Менделеевскидан Садокат Юлдашева (2 нче), Динар Шәяхмәтов (7 нче), Самир Абдуллаев, (12 нче) беренче урыннарны яуладылар. Икенче урында – Самат Минемөхәмәтов (8 нче), Рузанна Саканян (10 нчы), Түбән Камадан Ләйлә Вафина (68 нче). Өченче – Грах районыннан Вера Рожина (Иске Игра балалар бакчасы), Илнәттән Джастина Семякова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев