Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

«Китап» радиосы юлга чыкты

Казанның «Китап» милли радиосы Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап йөрергә чыкты. «Мин матурлык эзләп йөрим…» исемле авточабыш 28 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Чара барышында республиканың Мамадыш, Алабуга, Минзәлә, Актаныш, Азнакай, Әлмәт районнары, Чаллыда, Башкортстанның кайбер районнарында булу күздә тотыла.
Чарада катнашучылар 20-30 минутлык чыгышлар ясаячак. Анда шигырьләр укыла, таныш җырлар башкара.
«Әлеге кичәне башта Казанда тәкъдим иттек. Тамашачы безне җылы кабул итте. Аллага тапшырып, өч көнлек юлга кузгалабыз», — диде Лилия Кадырова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Авточабышның максаты: татар әдәбиятын, традицион музыкаль сәнгатен популярлаштыру, Татарстан һәм Башкортостан арасында дуслык җепләрен ныгыту, башкорт һәм татар халыклары арасындагы меңьеллык милли-мәдәни уртаклыкларны ассызыклау, милләтебезнең әдәби-мәдәни кыйммәтләрен пропагандалаучы «Китап» радиосын популярлаштыру.
«Гасырлар буена бергә дус булып яшәгән күршеләр — башкорт һәм татар мәдәниятенең никадәр якын булуын, тыңлаган җырларыбыз, сөйләгән шигырьләребезнең никадәр уртак булуын күрсәтергә телибез. Без бер үк җырларны тыңлап, бер үк шагыйрьләр, язучылар иҗатында тәрбияләнгән кешеләр», — диде «Китап» радиосының баш мөхәррире, «Татмедиа» АҖ җитәкчесенең радиотапшырулар буенча урынбасары Алмаз Миргаязов.
«Татар-информ» хәбәрчесе Гадел Әхмәтҗанов Казан-Уфа-Казан маршрутында катнаша. Ул автотур яңалыклар белән таныштырачак. Чараны «Интертат»ның Инстаграм сәхифәсендә дә күзәтергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X