"Мари сигезлесе” турында фикерләр
Фестиваль тәмамланды, ләкин анда булган кешеләрнең хис-кичерешләре турында белдерүләре әле һаман да дәвам итә.
Кунаклар район марийлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Геннадий Мальгин адресына бу чара турында үзләренең бәяләмәләрен әле һаман да юллыйлар.
Фестиваль бетүгә бераз вакыт узды, ә аның турындагы истәлекләр безне һаман да озата баралар. Әлеге гаҗәеп бәйрәмне күп тойгылар оныттырмый. Талантлы кешеләр белән очрашулар шулкадәр күп булды. Илнәттә безгә бар нәрсә дә ошады: катнашучылар очрашуы, кунакларны каршы алу, мәйданчыкларны бизәү, күләмле чара барышында кураторларны озатып йөрү. Ә күпме фотога төшелде: күперчекләре белән төп капкага кергәндә, эстрадада, аланда. Шулай ук барлык коллективларның яхшы концерт программасы булуын билгелисе килә. Безне оригиналь билге һәм эмблемасы белән сувенирлар шаккатырды. Өйгә без рухи яктан баеп кайтып кайттык. Сезнең беренче этник фестивалегез искиткеч булды. Рәхмәт!
Уфа кунаклары
Без бик канәгать калдык, барысы да яхшы оештырылган төстә узды, кечкенә генә гамәлләр дә тиешле дәрәҗәдә уйланылган иде, бер сүз белән әйткәндә, булдырасыз, афәрин!
Киров өлкәсе вәкилләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев