Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Марилар иҗаты: күңелле һәм дәртле

Районда ел саен халык иҗаты фестивален үткәрү күркәм традициягә әверелде. Бу кичне Илнәт авылы мәдәният йортында үзләренең сәхнә осталыкларын мари милләте вәкилләре күрсәтте.

Алып баручылар Инна Килеева һәм Тамара Абрамова Илнәт, Актәҗек, Карман, Менделеевскидан һәвәскәр артистларны тәкъдим иттеләр. Авыл халкы һәм фестивальнең кунаклары мари халкының үзенчәлекле һәм дәртле биюләре, җырлары белән таныштылар. Концерт «Эрвел», «Памаш», «Элнет», «Йыгыра модыш» ансамбльләре башкаруында «Олыкышто мурен. Куштымаш» композициясе белән башланды. Барлыгы 22 иҗат номеры тәкъдим ителде. Артистлар чыгышы тамашачыда уңай тәэсирләр калдырды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын башкаручы Айдар Сәфәргалин коллективка һәм солистларга яхшы концерт һәм позитив тойгылар бүләк итүләре өчен рәхмәт белдерде, фестивальнең район халкы арасында дуслык җепләре ныгытуга этәргеч бирүен, һөнәри осталык дәрәҗәсен күтәрүен билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X