Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Менә нинди ул – Монай ягы

Безнең районда җәен авыллар җирлекләрендә бәйрәмнәр үткәрү традициягә керде.

Бу мәйданчыкларда кешеләр дуслары һәм туганнары белән очрашалар, күңел ачалар, ял итәләр. Барлык тантаналар да берберсенә охшаган, ләкин һәрберсенең үз үзенчәлеге бар. Бу уңайдан ел саен монайлылар аерылып тора. 

Авылда яшәү – бәхетле булу, дип саныйлар монайлылар. 


– Бездә тату һәм бердәм халык яши, – ди Любовь Калягина. – Гомум эш – авылның чәчәк атуы өчен барыбыз да җан атабыз. Проблемаларны бергәләп чишәбез һәм бергәләп шатланабыз. Авыл зур түгел, ләкин бәйрәмгә олысы да, кечесе дә килгән. 


Изге тамырлар 


Җирле халыкны бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева килде. 


– Авыл танталарын бәйрәм итү традицияләре – үз тамырларыңны онытмау өчен менә дигән мөмкинлек. Һәр торак пункт кабатланмас тарихлы. Монайда авыл көнен үткәрү мөмкинлеге булдырылган. Сез берничә ел элек моның өчен яхшы урын булдырдыгыз. Мәйдан зур түгел, ләкин анда торак пунктның матурлыгы тасвирлана, – дип билгеләде ул. 


Монай корабле 


Сәхнә диңгез тематикасы формасында бизәлде. Алып баручылар “корабль”нең ачык төсле номерларын игълан иттеләр. Бу көнне Монайда кеше тавышлары, музыка тынып тормады. Бар да булды – җырлар, биюләр һәм мул сыйлы өстәлләр, бүләкләр, 90 яшьлек юбилярларны, агымдагы елда туганнарның ата-аналарын, авыл активистларын, солдат-срочникларны бүләкләүләр дә. Ә ничек яхшы итеп Надежда Бакаева һәм Любовь Калягина җитәкчелегендәге мәдәният йортлары коллективлары әзерләнгәннәр. Ачык йөзле, актив һәвәскәр артистлар һәркемгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге бүләк иттеләр. 


– Болар барысы да, киләсе елда кабат җыелыр өчен, безнең хәтердә сакланачак, – диләр монайлылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев