Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Менделеевлылар Осениныда

Алабуга районының Мальцево авылында беренче “Осенины-2018” Бөтенроссия фестиваль ярминкәсе узды.

Осенины – халыкның борынгы уңыш бәйрәме, кунак сыйлау һәм көзне каршылау. Авыл халкы тирән эчтәлекле программа әзерләгән. Мисал өчен, биредә гадәти булмаган ризыклар һәм көзге хәзерләүләрдән авыз итү мөмкин булды, батырлар сугышы һәм әйлән-бәйлән узды, шулай ук фестивальдә авыл хуҗалыгы продуктлары ярминкәсе-сату оештырылды. 


Чарада районның иҗат коллективлары да катнашты, алар жюри хөкеменә һәм тамашачыга иң яхшы номерларын алып килделәр. Чыгышлар һәм бәйгеләрне әйдәп баручы экспертлар, Мәскәүдән мәдәният өлкәсендәге атказанган эшлеклеләр бәяләделәр. 


Бәйге-фестивальдә түбәндәге номинацияләр булды: башкару сәнгате – “Задоринка”, көзге хәзерләүләр – “Көзге муллык”, кулинар – “Кулинар үзенчәлек”, декоратив-кулланма сәнгать. 


Мәсәлән, Балалар иҗат үзәгенең “Очарование” үрнәк балалар хореографик ансамбле “Ак торналар артыннан” һәм “Яулык белән уйнау” композицияләрен тәкъдим итте. 


Алар икенче дәрәҗә лауреат булдылар. Шундый ук бүләккә Сәйтәк клубының “Карендәшләр” фольклор ансамбле дә лаек булды. 


– Без авыл зоопаркында дөя баласы Лиза белән таныштык, матуркай-тиенне күрдек, кошларның экзотик төрләрен, – диләр “Очарование” ансамблендә катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев