Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Менделеевск районына талантлар йолдызлыгы төште

«Созвездие—Йолдызлык» эстрада сәнгате республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм призёрлары катнашында концерт Бәзәкә авыл мәдәният йортында узды.

Вокалистлар һәм хореографлар үзләренең ни дәрәҗәдә сәләтле булуларын күрсәттеләр. Чөнки алар «Созвездие» мәйданчыгында тәрбияләнделәр. Аларның күбесе язмышларын сәнгать белән бәйләгән: мәдәният вузларында һәм ссузларында укыйлар, мәдәни өлкәдә эшлиләр.

Катнашучылар арасында безнең районнан талантлар да булуы шатлыклы хәл. Алар төрле елларда фестивальнең гала-концертларында катнаштылар, призёрлар булдылар. Мәсәлән, «Кристалл» ансамбленең Гран-приы бар, «Шаян» быел беренче урынны алды. Алар үзләренең очкынлы композицияләрен башкардылар.

Тамашачы шулай ук бондюг йолдызчыклары Софья Миннибаеваны, Шамил Шәймардановны, Арина Ястребованы, Яна Шалаумованы алкышлады.

«Бүген залда үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде, — дип билгеләде „Созвездие-Йолдызлык“ республика фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов. — Сезнең өчен чыгыш ясау бары тик канәгатьлек хисләре бирде».

Катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин сәламләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев