Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Нәүрүз мөбарәк булсын

7нче балалар бакчасында Татар китапханәсе белән берлектә, “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде.

Анда балалар, әти-әниләр, тәрбиячеләр катнашты. “Химик”ТИС рәисе Әлфия Талыйпова, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Менделеевск бүлеге җитәкчесе Асия Кәлимуллина да чакырылды.

Алып баручылар, 7нче бакча тәрбиячесе әсилә Нуриева һәм Татар китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Хафизова кичәне ачып җибәрделәр, бәйрәм тарихы белән таныштырып, видеоязма күрсәттеләр. Балалар Нәүрүз теләкләре әйттеләр, Түтәй (Алиянең әбисе Н.Х.Рахматуллина) күчтәнәчләреннән авыз иттеләр, шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап күңел ачтылар. Татар халык уеннары: “Түбәтәй”, “Капкалы”, “Түгәрәк” уйнадылар. Нәүрүзбикә (7нче бакча тәрбиячесе Л.М.Казакова) һәм Кыш бабайның (7нче бакча тәрбиячесе А.Р.Азина) үзара “көрәше”, Нәүрүзбикә – Яз җиңүе белән тәмамланды. Балалар аларга ярдәм итеп тордылар, үз һөнәрләрен күрсәттеләр: тизәйткечләр, табышмаклар, мәкальләр әйттеләр. Белов Диманың әнисе Айгөл ханым Үзбәкстанда бәйрәмнең ничек уздырылуы турында, үрдергән бодайдан сумоляк пешерү серләрен сөйләде.

Әлфия Алмазовна һәм Асия Хәйдәровна кичәне бик ошатуларын, оештыручыларга, балаларга рәхмәтләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.

Нәүрүз бәйрәме күңелле узды.

Фото Г.Хафизова архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев