Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Очрашулар, котлаулар, җырлар

Яңа Кокшан посёлогы халкы – кечесеннән алып олысына кадәр табигатьнең матур урынына Авыл көненә җыелдылар.

– Бүген синоптиклар яңгыр вәгъдә иттеләр, ләкин мондый бәйрәм өчен күк канцеляриясе аны читкә җибәреп торырга булды, – дигән сүзләр белән җыелганнарга район башлыгы Валерий Чершинцев мөрәҗәгать итте. – Посёлок районда беренче химия сәнәгате чыганагы буларак билгеле. Кем белә, әгәр дә үз вакытында завод төзелмәгән булса, бәлкем Менделеевск та булмаган булыр иде. Тарихи торак пунктта төрле милләт вәкилләре яши. Мәйданда мари, удмурт, татар, рус көйләре яңгыравы гаҗәп түгел. Тиздән биредә модульле ФАП төзиячәкбез, киләчәктә клуб язмышы турында уйларбыз. 


Котлауларга Монаш җирлеге башлыгы Ростислав Иосифов кушылды. Бу көнне озын гомерлеләрне, күп балалы һәм асрамага бала алучы гаиләләрне, хәрби хезмәт срочникларын, яшь парларны һәм башкаларны бүләкләделәр. Концерт программасында кызыл җеп булып милли колорит сузылды. Балалар өчен аттракционнар, сәүдә нокталары эшләде. 


– Минем бер кайгысыз балачагым Яңа Кокшанда узды, – дип сөйли хәрби хезмәт ветераны Дмитрий Дорофеев, – хәтердә һәр мизгелне саклыйм: иртән кош сайравына, наратлар шаулавына уянасың, әбием яңа сауган сөт әзерләп куйган. Без, малайлар, буш вакытта буа янында, урманда булдык. Соңрак служба барышында илебезнең күп урыннарында булырга, гаҗәеп тауларны, күлләрне, тайганы күрергә туры килде. Ләкин күңел үзебезнең якка – посёлокка тартылды. Мөмкинлек чыкканда кайтырга тырышам. Июль аенда биредә ял иттем, балык тоттым. Йортлар төзүләре, балаларның күплеге шатландыра. Бүгенге бәйрәм – дусларны, якташларны күрергә менә дигән форсат. Оештыручыларга рәхмәт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев