Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

«Посёлок» ТИС территориясендә яшәүчеләр җиде төрле милли ризык турында сөйләделәр

Икенче мәктәптә «Милли аш-су — халыклар дуслыгына ачкыч» исемле бәйрәм оештырылды.

Чарада җиде милләт вәкиле катнашты: татарлар, руслар, керәшеннәр, удмуртлар, марилар, әрмәннәр, даргиннар. Алар үз халкының барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, биюләр һәм җырлар башкардылар, туган телдә шигырьләр укыдылар, милли киемнәрен демонстрацияләделәр, ризыкларын тәкъдим иттеләр. Кунакларны сыйлап кына калмадылар, ризыкларның үзенчәлеге, әзерләү рецептлары белән уртаклаштылар.

Очрашуда катнашучыларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалеева, «Посёлок» ТИС рәисе Екатерина Кузнецова, Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Лариса Кривилёва, 2 нче мәктәп директоры Михаил Яковлев мөрәҗәгать иттеләр. Алар бәйрәмнең күңелле, җылы атмосферада узуын билгеләделәр.

— «Посёлок» ТИС территориясендә төрле халык вәкилләре яши, милли мәдәниятләрнең байлыгын һәм күпкырлылыгын саклыйлар. Традицияләргә хөрмәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тынычлыкны һәм татулыкны саклау мөмкинлеген бирә. Дустанә мөнәсәбәт һәм яхшы кәеф өчен рәхмәт. Ризыклар барысы да тәмле, күңел җылысы биреп әзерләнгән, телеңне йотарлык, — дип рәхмәт белдерде Екатерина Игоревна.

Чара республиканың социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга, милләтара һәм конфессиональара килешү, мәдәни һәм рухи мирасны саклау һәм үстерүгә күләмле өлеш кертүе өчен Екатерина Максимовнага «ТАССР оешуга 100 ел» медален тапшыру һәм гомум бәйрәм өстәле белән тәмамланды. Кунаклар барлык милли ризыклардан да авыз иттеләр һәм аларны тиешенчә бәяләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев