Президент Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде
Бу уңайдан «МН» редакциясе Мәдәният идарәсе һәм Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә басмалар циклын башлый.
Газеталар битләрендә, социаль челтәрләрдә безнең районда яшәүче халыкларның традицияләре, йолалары, халыклар кухнясы турында материаллар урын алачак. Сез дә, хөрмәтле укучыларыбыз, очеркларның геройлары булырга мөмкинсез. Моның өчен гаилә традицияләре, яраткан милли ризыклар турында язмаларны редакциягә юлларга кирәк. Бәлкем сез милли колоритка бәйле уникаль кешеләрнең язмышыннан хәбәрдардыр. Социаль челтәрләрдә #годродныхязыков #МН #культурарайона #домдружбынародов хештегы белән фото урнаштырырга онытмагыз.
Кеше үз телен сакласа яшәячәк һәм аның мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре дә онытылмаячак. Ә бу бик мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев