Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Районда халык иҗаты фестивале дәвам итә

Монай авыл мәдәният йортында керәшен мәдәнияте фестивале булды. Анда Иске Гришкин, Монай, Бөрешле, Сәйтәк үзешчән сәнгатьтә катнашучылары һәм С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның “Туганайлар” һәм Тогай керәшен җырлары ансамбльләре катнашты.

Концерт “Туганайлар” ансамбле башкаруында “Туганнарым” керәшен халык җыры һәм дәртле такмаклар белән башланды. Иске Гришкин, Монай һәм Сәйтәк авыллары мәдәният йортлары һәвәскәрләренең яшьләр биюе керәшен халкының гореф-гадәтләрен искә төшерде. Тамашачыны һәм жюри әгъзаларын язгы кырау төшүгә кагылышлы “Кырау куу. Чабаталар белән биү” йоласы әсир итте. Программада 11 иҗат номеры каралды. Очкынлы керәшен биюләре, солистлар һәм ансамбльләрнең дәртле җырлары, җор сүзле такмаклар һәркемнең күңеленә хуш килде.


– Керәшен халкы җыр-биюгә оста. Сәнгать сөючеләрнең һәр музыкаль номеры күңелне күтәрә, йөрәккә шифа бирә. Халкыбыз эшли дә, ял да итә белә, – ди “Туганайлар” ансамблендә катнашучы Мәүлидә Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев