Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелде

Чара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.

Районның милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре узган елдагы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнары белән уртаклаштылар. Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге турында директор Фирүзә Габдрахманова сөйләде. Аның билгеләвенчә, районда милләтара һәм конфессиональара килешүне саклауга һәм үзара аңлашуга зур игътибар бирелә.

– Безнең район һәрвакыт күп милләтле булып кала һәм бу искиткеч. Көчебез – дуслыкта. Без – бердәм, шуның белән җиңелмәс, – дип белдерде район башлыгы Валерий Чершинцев.

Утырышның кунагы ТР Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев