Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

ТАССРның 100 еллыгы билгесендә

районда ХIХ халык иҗаты фестивале старт алды.

Беренчеләрдән булып «Май чабу» теартлаштырылган программасы белән рус мәдәнияте вәкилләре чыгыш ясады. Концерт Ижевка мәдәният йортында булды. Хуҗалар, Тихоново, Монай һәм Татар Чаллысы артистлары очкынлы биюләр, аһәңле җырлар, шаян такмаклар һәм милли уеннар белән таң калдырдылар. Алар Май чабу атнасының барлык көннәрен дә ача алдылар.
Жюри составына БСМ һәм Халыклар дуслыгы йорты директорлары Алия Абрамова һәм Фирүзә Габдрахманова, «Шаян» ансамбле репетиторы Мария Япаева керделәр.

– Иң яхшыларны сайлап алу җиңел булмады, – дигән бәя бирделәр алар. – Программа теманы тулаем ачты. Чөнки республикабыз традицияләр белән көчле, артистлар рус халкының йолаларын матур итеп күрсәтә алдылар.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев