Татар Чаллысында «Туган тел – халыкның җаны» беренче региональ чуваш милли мәдәнияте фестиваль-конкурсы узды
Масштаблы чарада Чүпрәле, Буа, Лаеш, Яңа Чишмә, Норлат, Менделеевск районнарыннан һәм Яр Чаллыдан иҗат коллективлары катнашты.
Артистлар чувашларның барлык колоритын, халыкның үзенчәлеген һәм традицияләрен күрсәттеләр.
Җыелганнарны район башлыгы Валерий Чершинцев сәламләде.
Конкурста 80 катнашучы ярышты. Яр Чаллыдан «Чекес» вокал ансамбле Гран-при яулады. «Аккорд» вокал төркеме солисты Кира Паитова вокал-соло номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев