Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Татарча диктант: көзен “Көз” турында

50дән артык менделеевлы “Татарча диктант” мәгариф акциясендә катнаштылар.

Ул 3 нче мәктәп базасында булды. Әлеге акция бөтен ил буенча үткәрелә. Россиянең 20 иле һәм 60 регионыннан вәкилләр үз белемнәрен тикшерделәр. Чараның максаты милли телне өйрәнүгә кызыксынуны арттыру. Диктант өчен танылган татар язучысы Гаяз Исхакыйның “Көз” әсәреннән өзек алынды.


Диктант язучылар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.


Ләйсән Галеева, район башлыгы урынбасары:


– Өзек уңышлы сайланган, ирексездән телебезнең байлыгы һәм мәгънәсе турында уйландыра. Катлаулы сүзләр бар иде, күчерелмә мәгънәдәгеләр дә, тиешле тыныш билгеләрен куярга кирәк булды. Акциядә җирлекләр башлыклары, өченче яшь вәкилләре катнашуы шатландыра. Әнием Тәскирә Лотфулловна да килде, ул биремне үтәп кенә калмады, үзенең матур язуы белән дә күпләрне сокландырды.


Булат Минибаев, БИҮ педагогы:


– Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты җиңел бирелде, тел буенча кагыйдәләрдә авырлыклар булды. Бүген белемемне тикшерәчәкмен. Сынау биргәндәге сыман дулкынланам.


Гөлсем Фәрдиева, хезмәт ветераны:


– Мин шигырьләр язам. Гади генә юлларда татар теленең бөтен матурлыгын күрсәтергә мөмкин. Чара минем өчен тирән мәгънәгә ия – бу язучы, публицист Гаяз Исхакый прозасы дөньясында булырга, аның язу стилен аңларга, күп сүзләрне бәяләргә ярдәм итә.


30 ноябрьгә кадәр diktant.tatar сайтында эшләргә бәя бирергә, хаталарны анализларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев