Традицияләр дуслыгы
“Әкият” 2 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм шәкертләре Россия халыклары дуслыгы фестивале үткәрделәр.
Чараның кунаклары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы, Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре. Ата-аналар булды. Нәниләр тәрбиячеләр Валентина Фадеева һәм Рәзилә Хәсәнова белән илебез киңлекләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә кузгалдылар. Катнашучыларны һәр тукталышта төрле милли киемнәрдән балалар көтте. Рус җырлары үзбәк, әрмән биюләре белән алышынды. Малайлар һәм кызлар татар, удмурт һәм башка телләрдә шигырьләр сөйләделәр, “Ипи бар нәрсәгә баш” стенды һәм милли күргәзмә дә оештырылды.
– Биредә икмәкнең барлык төрләрен – каравай, күмәч, нянь, матнакаш, нан татып карый алдык. Тәмле булды. Улым Самир татар биюе белән чыгыш ясады. Проектта катнашып, ул бездә яшәүче халыкларның традицияләре турында тагын да күбрәк белде, – ди Марина Гафарова.
Фестиваль “Дуслык әйлән-бәйләне” күмәк флешмобы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев