Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Июльдә Ижёвкада «Яулык: милләт билгесе» фестивале була.

– Бу этнояулыкларның төрлелеге аша, һәр милләтнең колоритын саклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән, берүк исемдәге проектны йомгаклау чарасы булачак, – дип аңлата Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова.

Матур табигатьле Ижевка авылы мәйданында, Кама елгасы буенда төрле милләт вәкилләре җыела. Бәйрәм кысаларында катнашучылар милли, табигый ландшафт белән үрелгән колорит кочагында булачаклар: җырлы-хореографик этнокомпозицияләр, милли уеннар һәм күңел ачулар. Яулыклар белән милли сыйлау, декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәләре һәм башкалар булыр дип көтелә. Чара кунакларын һәм катнашучыларны арт-объект – милли яулыклар келәме каршылый. Бу көнне тарихта булган иң зур дуслык этнояулыгын җыячаклар.

Хөрмәтле укучылар һәм социаль челтәрләрдән файдаланучылар, сез дә шулай ук фестивальнең бер өлеше була аласыз. Әгәр дә гаиләгездә истәлекле яулык сакланса, аның тарихы турында кыскача гына язып фотосын урнаштырыгыз һәм редакциягә юллагыз. Иң кызыклы хикәяләр #культураменделеевска #дднменделеевск #годродныхязыков #платок2021 хештегы белән безнең платформаларда дөнья күрәчәк.

Милли яулыклар традицион Раштуа ярминкәсенең бизәге. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев