Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Яңабирдедә “Мудорвай” республика удмурт балалар җырлары фестивале узды

“Мудорвай” шоу

Мактау
Әлеге чара Яңабирде авылының яңартылган мәдәният йортында узды. Сәхнә бер мизгелгә удмурт мәдәнияте утраучыгына әверелде, анда яшь талантлар тамашачыга удмуртлар мирасын тоярга ярдәм иттеләр.

– Конкурсантлар күбрәк булсын иде, – дип билгеләде С.Гассар исемендәге мәдәният сарае вәкиле Виктор Никифоров. – Ә болай аның дәрәҗәсе елдан-ел үсә. Удмуртлар җырлары белән дан тотсалар да, солистлар аз. Шулай булуга карамастан катгнашучылар барлык жанрларны да тәкъдим иттеләр. Яхшы бииләр, шигырьләрне матур сөйлиләр. Берәүләре бик яхшы сөйли, икенчеләренә сәхнә осталыгы җитеп бетми, өченчеләре дулкынлана. Ләкин шунысы мактауга лаек, алар ата-бабаларының традицияләрен һәм телен белә.

Эксклюзив
Мондый дәрәҗәдәге бәйгедә беренче мәртәбә менделеевлы Диана Коновалова чыгыш ясый. Әти-әнисе удмуртлар һәм аның катнашуына шатланып риза булдылар. Кыз удмуртча аңлый һәм сөйләшә белә.

– Шигырьне безгә 3 нче мәктәп укытучысы Мария Петрова язды. Без аны эзләмәдек тә, аңа шалтыраттык, ул бик теләп ярдәм итте, – дип уртаклаша әнисе Наталья. – Туган авылыбыз турында эксклюзив шигырь, анда безнең әби-бабабыз яши. Кызыбыз җәйге каникулларын анда үткәрә, бәйрәмнәргә һәм ялларга бара.

600дән артык конкурсант
Сайлап алу турын 600дән артык катнашучы узды. Зона турына бик азлар гына чыкты. Бу турлар безнең районнан тыш, тагын Кукмара һәм Балтачта уза. Менделеевлылардан тыш бирегә Әгерҗе һәм Алабуга районнарыннан да килделәр. Һәркем тырышты, күп көч куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев