Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"МЯ" га язылу

Чиратагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

Узган шимбәдә «Юность» район мәдәният йорты мәйданында иртә белән сәүдә рәтләре җәелдерелде.

Үз продуктларын Алабуга районы, Яңабирде, Монай аграрийлары тәкъдим итте. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сатып алучыларга товарларның киң ассортиментын алып килделәр. Сәгыйтовлардан бал сатып алырга мөмкин иде, Зоя Васильевадан — сөт продукциясен. Ит ярымфабрикатларын Дамира Кузнецовада сайлау мөмкинлеге булды, тавык итен — Люция Смирновада.

Зөһрә Заһретдинова атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәсенә йөри.

— Узган шимбәдә тавык субпродуктлары сатып алдым, өйдәгеләргә ошады, бу юлы —бүдәнә йомыркалары, алар сәламәтлеккә файдалы, — дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна саен шимбә көннәрендә «Юность» район мәдәният йорты территориясендә уза. Чираттагысы 17 апрельдә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X