Икенче ел рәттән редакция «Туган көнең белән, Менделеевск!» видеокотлаулар район бәйгесен үткәрә
Быел без туган шәһәребезгә карата мәхәббәт һәм хөрмәт белән сугарылган 20 котлау алдык.
ВК төркемендә һәр эшне бер меңнән артык кеше карады.
Конкурста җиңүчене Шәһәр көнендә котладылар. «Музыкаль котлау» номинациясендә «Аммоний» АҖ коллективына тиңнәр булмады. Алина Васякова «Үзе иҗат иткән шигырь» өчен диплом алды. «Балалар котлавы» номинациясендә 8 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Матвей Крестьянинов, Анастасия һәм Елизавета Петровлар билгеләнделәр.
Песәй авыл мәдәният йорты хезмәткәре Рафаэль Кәбиров «Татар телендә котлауда» бүләкләнде. БСМның өч коллективы – «Золотой ключик», «Шатлык» һәм «Дайяна» «Оригиналь жанрда котлау» номинациясендә җиңү яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев