Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"МЯ" га язылу

«Казан утлары» журналына тиражны арттырырга Covid-19 комачауламаган

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте яңа төрдәге Covid-19 коронавирус пандемиясе вакытында тиражларның сизелерлек кимүен булдырмауга ирешкән.

2020 елның икенче яртысына газета-журналларның гомуми тиражы 225,7 мең данә тәшкил иткән. Бу узган елның шул чорына карата 94,2 процент.

Подпискага ярдәм итү буенча комплекслы чаралар күрү нәтиҗәсендә дә тиражларның кискен кимүенә юл куелмаган. Шулай ук «Татмедиа» АҖ басмаларына онлайн язылырга, аларны метрода вендинг аппаратларында яки Daily киоскларындагы стендлардан сатып алырга мөмкин.

Бөтенроссия газета-журналларга язылу ункөнлекләре вакытында «Татмедиа» үз басмаларының каталог бәясенә 5 һәм 10 процентлы ташламалар тәкъдим иткән, газета-журналлар исә «Россия почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе тарифыннан 25 процент күләмендә ташлама алган.

«Татмедиа» шулай ук редакцияләрнең конкурс чараларына чыгымнарын компенсацияләгән, ә ТР Дәүләт Советында «Подписка бүләк ит» акциясе узган.

Кайбер басмалар пандемия шартларында тиражларын арттыруга да ирешкән. Әйтик, «Нижнекамская правда» — 28,5, «Туган як» — 18,8, «Теләче» – 7,6, «Казанские ведомости» газеталарының – 1,9, «Казан утлары» журналының тиражы 2,4 процентка арткан.

2019 ел белән чагыштырганда, «Чаян» журналы үзенең тиражын — 8,7, «Казань» журналы — 2,7, «Безнең мирас» журналы 2,7 процентка арттырган. «Татарстан» журналыкы элеккеге дәрәҗәдә сакланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев